13 сентябрь 2016 яңалыклары
-
13 сентябрь 2016 - 10:13Мөслимлеләр Казанда7-9 сентябрь көнне Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Бөтен Россия бадминтон буенча яшьүсмерләр арасында турниры узды. Турнирда Россиянең 16 төбәгеннән 230 дан артык спортчы катнашты.Турнир республикада бадминтонга нигез салган, аның үсешенә зур өлеш керткән,40 елдак артык әлеге спортка гомерен багышлаган Фәрид Валиев истәлегенә уздырылды. Ярышлар 3 яшь категориясендә 2001 - 2002...
-
13 сентябрь 2016 - 10:0818 сентябрь - Киләчәк өчен тавыш бирәбез18 сентябрь көнне җиденче чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Безнең районда 30 участок сайлау комиссиясе эшли, сайлаучылар исемлегенә 16 мең 774 якташыбыз кертелгән. Аларның иң күбе район үзәгендәге сайлау участокларында - 5 участокның һәрберсендә 1300ләп сайлаучы. Иң кечкенә участоклардан: Елгабашта - 214, Вәрәшбашта 219 сайлаучы санала. Район территориаль сайлау...
-
13 сентябрь 2016 - 08:11"Татарстан кроссы - 2016"24 сентябрь көнне "Яшьлек" спорт комплексында "Татарстан кроссы - 2016" ярышлары үтә. Ярышларга мәктәп укучылары, оешма-предприятие, крестьян-фермер хуҗалыклары, учреждение коллективлары, авыл җирлекләре вәкилләре чакырыла, шулай ук теләгән һәркем катнаша ала. Призлы урыннар яулаган һәм иң яшь, иң өлкән катнашучыларга, иң актив җитәкчегә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең Мактау...
-
13 сентябрь 2016 - 08:0212 сентябрь көнне барлык Мөселман дөньясы Изге Корбан Гаетен үткәрдеБу көнне барлык мәчетләрдә дә бәйрәм намазлары укылды, бик күпләр корбан чалдылар. Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чарасы Үзәк мәчеттә үтте. Чара Үзәк мәчетнең имам - хатибы Ринас хәзрәтнең бәйрәм вәгазе белән башланып китте. Районыбызның имам - мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов изге гарәфә көне, сынаулар һәм Корбан гаете бәйрәменең кагыйдәләре белән...
-
13 сентябрь 2016 - 07:57Баланлы авылында Корбан Гаете уздыБаланлы авыл җирлегенең Баланлы һәм Шуганка авылларында зурлап корбан ашлары уздырылды. Бәйрәм Корбангали мәчетендә иртәнге гает намазы белән башланып китте. Мәчеткә килүчеләр арасында яшьләрнең дә булуы сөендерде. Корбан чалынып мул өстәлләр әзерләнде. Корбан чалдыручы - шәхси эшмәкәр, Баланлыда казлар үрчетүче Баһаветдинов Мәхмут Минәхтәм улы. Хәмит -Тәслимә Гыйзетдиновлар, Ринас- Резеда Хәсәновлар,...
-
13 сентябрь 2016 - 07:48Үзара салым акчасын кемдер файдаланырга ашыга, кемдер чумадан өстендә утыра10 сентябрь көнне Русс.Шуган, Баланлы, Михайловка авыл җирлекләрендә халык җыены узды. Район башлыгы Рамил Муллин 9 ай дәвамында башкарылган эшләргә тукталды. Авыл халкы үз чиратында борчыган сорауларын җиткерде. Шулай ук район башлыгы үзара салым акчасына җирлектә башкарылган эшләргә анализ бирде. Русс.Шуган һәм Баланлы авыл җирлекләре үзара салым җыюда артта калучылар...
-
13 сентябрь 2016 - 07:41Элемтә авылында булачак мәчеткә нигез салындыЭлемтә авылында мәчет нигезе салу тантанасы узды. Биредә район башлыгы Рамил Муллин, район оешма-предприятие җитәкчеләре,ТР диния нәзәрәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе Фәим хәзрәт Әхмәтҗанов, Мөслим районы имам-мөхтәсибе Мөнир хәзрәт Борһанов, авыл халкы катнаштылар. Элемтә авылында төзеләчәк мәчетне әлеге җирлектә туып-үскән Минһаҗетдинов Әскатъ Хаҗи улы ярдәме белән...
-
13 сентябрь 2016 - 05:54"Мәчет ул авылның йөрәге - мәчет булмаса авыл үлә" Р.Х Муллин Мөслим районы башлыгыКраснояр авылында Габделхәбир" исемендәге мәчет ачылу тантанасы узды. Чарада район башлыгы Рамил Муллин, ТР диния нәзәрәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Алабуга шәһәре һәм районы имам -мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, авыл халкы катнаштылар. Мәчет салуны оештырган, барлык матди ярдәм күрсәткән Рәшит Хәбиров мәчеткә халык сукмагы бетмәсен иде, халык бирегә килеп...
-
13 сентябрь 2016 - 05:23Татарстанның икътисад моделе – кризиста тотрыклылык үрнәгеИлдә барган икътисадый кризис шартларында Татарстан икътисадның тотрыклы һәм динамик үсешен күрсәтә. Россиядәге бүгенге катлаулы шартларга карамастан, республика 2030 елга Стратегия билгеләгән максатка ышанычлы адымнар белән атлый. Стратегия үсешнең перспектив юнәлешләрен, өстенлекләрен билгели. Ел ахырына кадәр республиканаың тармак стратегияләре һәм икътисадый зоналар (Кама, Казан, Әлмәт) стратегияләре кабул ителәчәк. Шул рәвешле...