11 август 2016 яңалыклары
-
11 август 2016 - 17:10Умартачылар киңәштеләр, булган проблемаларны уртага салып сөйләштеләрИске Вәрәш авылы янында урнашкан Әсһәр Җәләев умарталыгында семинары узды. Аны районның умартачылык буенча дәүләт инспекторы Мәрьям Саламаева алып барды. Чарада көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде, киләчәккә планнар билгеләнде. Район ветеринария берләшмәсе табибы Флүр Мортазин кортларны төрле авырулардан дәвалау турында киңәшләрен җиткерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин умартачыларны киңәшләшеп...
-
11 август 2016 - 17:07Аналарның тәртибе ничек? Даими рәвештә эчүчелек белән шөгыльләнгән әниләр тикшерелдеМөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Даими төстә эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен бер ана комиссиягә учетка куелды. Икенче исерек анага кисәтү ясалып, алкогольдән дәвалануга барырга тәкъдим ителде. Бер җирдә дә эшләмәүче, 10 яшьлек баласын тәрбияләүдән читләшүче...
-
11 август 2016 - 17:02"Курай" паркы төзелешендә бар структураларда катнашаБалалар сәнгать мәктәбе территориясендәге "Курай" паркы төзелешендә "ЛЭНД-сервис" ландшафт компаниясе эшчеләреннән тыш район һәм авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә катнаша. Алар җир тигезләүдә, чәчәк-куаклар утыртуда, территорияне нарат күркәләре белән бизәүдә хезмәт куялар. Моннан тыш мәдәният йорты үзешчәннәре агитбригада составында урып-җыю чорында кырда эшләүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында концерт номерлары белән...
-
11 август 2016 - 17:00Башкортстаннан килен төшә МөслимгәИюль-август айларын гаилә төзергә җыенучы яшь парлар түземсезләнеп көтеп ала. Июль аенда җирлегебездә 30 пар язылышуын хәбәр иткән идек. Август аенда да гаилә төзергә теләк белдерүче парлар аз булмас кебек. Узган атнада алты пар алтын балдаклар алышкан булса, бу атнада биш пар үзләренең кызыл туйларын үткәрә. 12-13 июль көннәрендә Мөслим...
-
11 август 2016 - 16:59Федераль монополиягә каршы хезмәтенә сорауларыгыз булса17 август көнне Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Павел Козел эш визиты белән Мөслим районында булачак. Идарә вәкиле район хакимияте бинасында 9.00 сәгатьтә гражданнарны кабул итәчәк һәм эшмәкәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.
-
11 август 2016 - 16:31"Самая обаятельная улыбка" конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде"Самая обаятельная улыбка" конкурсында җиңгән кечкенә райондашларыбызны бүләкләдек. Исегезгә төшереп китәм "Самая обаятельная улыбка" конкурсы ВКонтакте социаль челтәренең "Без Мөслимлеләр" группасы тарафыннан уздырылган иде. Конкурста катнашырга 0-6 яшькә кадәр балалар хокук алды. Бер ай дәвамында райондашларыбыз конкурсантларга үз тавышларын бирделәр һәм менә җиңүчеләребез билгеле булды. беренче урынны Ралина Мөхәммәтдинова яулады,...
-
11 август 2016 - 16:26"Яшьләр форумы"нда чит ил вәкилләре белән берлектә Мөслимлеләр дә катнашты4-7 август көннәрендә Казан шәһәрендә 7нче Бөтендөнья Татар яшьләре Форумы узды. Быелгы форум төрле яңалыкларга бай. 5 августта үткән форумның беренче өлешендә чыгышлар һәм ике елга хисап тоту булды. Утырышны Тәбрис Яруллин башлап җибәрде. Форум эшенең беренче көнен ул нәтиҗәле үтте дип бәяләде. Делегатлар эшлекле уен рәвешендә үзара таныштылар, җирле...