Мөслим-информ

2 август 2016 яңалыклары

  • 2 август 2016 - 11:54
    2 август - Һава десанты гаскәрләре көне
    Районыбыз десантчылары бәйрәме белән "Мизгел" яшьләр үзәгендә билгеләп үтте. Чарада күрше Сарман районыннан,Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән дә десантчылар катнашты. Егетләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, РФ Атказанган очучысы Рәшит Шәфыйков котлады.
    1138
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:55
    Казан өчен тавыш бир
    "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Синең Россия.рф" дип исемләнгән акция оештырды. Яңа куланылышка керәчәк 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары урын алсын өчен тавыш бирергә райондашларыбызны чакырды.
    819
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:49
    "Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту" программасы кысаларында "Туган як" агрофирмасына комбайнннар кайта
    Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре арасында техника паркын яңартуга игътибар бирүчеләр шактый. Урак башлангач кына да "Туган як" агрофирмасына "Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту" программасы буенча дүрт "Полесье-1218" комбайны кайтты. Әлеге агрегатлар агрофирмадагы бер комбайнга туры килгән эш күләмен шактый киметергә мөмкинлек бирде. "Полесье-1218" комбайнының техник характеристикасына килгәндә, күпфункцияле әлеге кыр корабы...
    839
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:45
    Урып-җыю кампаниясе белән беррәттән хуҗалыклар сенаж сала
    Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Хуҗалыклар күпьеллык үләннең икенче катыннан һәм берьеллык үләннән сенаж сала. Узган ел яңартылган үлән басулары массаны яхшы бирә. Район буенча бу төр азык 36 мең 500 тонна әзерләнде. Терлек азыгы туплауда "Туган як", "Ык" агрофирмалары өлгерлек күрсәтә. Аларда һәр...
    876
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:40
    Район мәдәният йортында узган вакансияләр ярминкәсенә мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы һәм эш урыны булмаган райондашларыбыз килде
    Алар алдында "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы", "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте, "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" агрофирмасы, Мөслим элеваторы, район үзәк хастаханәсе һәм "Маяк" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең кадрлар белән эшләү белгечләре чыгыш ясады һәм залдагыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Эш бирүчеләр һәм эш эзләүчеләр үзләренең шәхси мәгълүматларын алмаштылар.
    821
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:36
    "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерендә киләсе елда 200 артык бала ял итә алачак
    "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренда соңгы сменаның ябылу тантансы үтте. Өч смена дәвамында биредә - 170 бала, мәктәп яны, хезмәт һәм палаткалы лагерьларда 659 бала ял итте. Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров сүзләренә караганда, быел Нарат Астындагы лагерьда күрше Минзәлә, Сарман, Актаныш һәм Тукай районнарыннан да шактый...
    825
    0
    0
  • 2 август 2016 - 10:33
    ГХАТ бүлеге узган айда рекорд куйган - 30 пар язылышкан
    Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгүлуматлар буенча июль аенда җирлегебездә 19 бала дөньяга килеп, шуларның 11 кыз - бала булса, 8 ир - бала булган. 18 якташыбыз якты дөнья белән хушлашкан, аларның 7 ир - ат, 11 хатын - кыз. Июль аенда гаилә төзүчеләр буенча рекорд куелган, 30...
    851
    0
    0
Реклама
Реклама