Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасының эш мәйданы тагын да киңәя. Бүген оешма хезмәткәрләре һәм вакытлыча эшкә урнашкан мәктәп укучылары Гагарин урамы киселешеннән алып, Пушкин урамының күпкатлы йортлар тирәсен үзләштерәләр. Агач борысларны ак төскә буяп, эченә балчык салып, чәчәкләр, күпъеллык куаклар, агачлар, үрмә үсемлекләр утыртканнар. Шундый корылмалар 10 урында ясалган. Гагарин урамы...