18 июль 2016 яңалыклары
-
18 июль 2016 - 12:39Районыбызның иң зур проектларның берсе Ык буе - ял итү зонасы сафка басып киләРеспублика программасы нигезендә эшләнелгән әлеге проект бүгенге көндә үз төсмерен алып килә.
-
18 июль 2016 - 12:27Үзәк шифаханә парковкасында юл-йөрү өчен урыннарда булачакҮзәк шифаханә территориясендә "ТатАвтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы эшчеләре юл салу белән мәшгуль. Монда керү юллары, парковка булачак. Шулай ук килгән кунаклар һәм медперсонал өчен машина кую урыныда булдырылачак. Парковка тирәсендә брусчаткадан юл-йөрү урыннарыда ясалып килә.
-
18 июль 2016 - 12:22Вахитов урамында юллар ремонты бараРайоныбызда төзекләндерү эшләренә зур игътибар бирелә. Бу көннәрдә генә яңа төзелеп килүче Вахитов урамында урнашкан йортлар һәм җәмәгать мунчасы тирәсендәге юллар ремонт кичерә. Вахитов урамында урнашкан 11 һәм 13 күпкатлы йорт ишегалдында да юллар ремонтлана.
-
18 июль 2016 - 11:46Мөслим район хакимият бинасында, районда эшләп килүче эшкәкәрләр белән очрашу үттеОчрашуда Татарстан Республикасының эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды вәкиле Шәйхразиев Булат Мирзарип улы катнашты.
-
18 июль 2016 - 11:35"Нурлыгаян" паркында яшьләр көне гөрләдеРайоныбызда Яшьләр көне 17 июль көнне "Нурлыгаян" паркында узды. Бәйрәм традициягә әйләнгән велойөреш белән башланып китте. Сәламәт тормыш рәвешен пропагандлау күзеннән, мөслимлеләр бәйрәмне "Дуслар клаб" янында башлап җибәрделәр. Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмнең кунагы Фирдүс Тямаев, район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин, активистлар, гомумән сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар район яшьләре...
-
18 июль 2016 - 11:28Республика программасы нигезендә Иске Карамалыда юллар ремонтланаИске Карамалы авылында бу көннәрдә Мост җәмгыяте юл төзекләндерү эшләре алып бара. Ремонт эшләре Яшьләр урамында узган атнада башланып киткән. Монда юлны күтәртеп, графий түшәләр. Шулай ук 3 урында юллардагы су агу торбаларыда алыштырылды. Кооператив һәм Яшьләр урамын тоташтыручы юлда да ремонт башкарылган. Юл ремонтлау эшләре республика програмаасы нигезендә эшләнелә....
-
18 июль 2016 - 11:26Мөслимдә өч әнигә балаларын автокреслога утыртмаган өчен штраф салынганДәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматларга караганда, узган атнада хезмәткәрләр тарафыннан 131 беркетмә төзелгән. 3 райондашыбыз руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утырган. Шуның берсе кабаттан эләккән. Суд карары нигезендә бу гражданинга тагын 3 ел машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү, 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр штраф яный. Юл-транспорт һәлакәтендә 5...
-
18 июль 2016 - 11:25Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уңышлы дәвам итә - Мөслим районында 27% җир исәпкә алынганРайон буенча булган шәхси хуҗалыкларның 58%, аларның җирләренең 63%, крестьян - фермер хуҗалыкларының 63%, алардагы җирләрнең 27% исәпкә алынган. Исәпкә алынган барлык объектларның 92% - да инструкторлар тарафыннан контроль барлау үткәрелде, дип хәбәр итәләр авыл хуҗалыгын исәпкә алу район штабыннан.