Мөслим-информ

1 июль 2016 яңалыклары

  • 1 июль 2016 - 10:51
    Пейнтбол уены өчен спорт мәйданчыгы ясалачак
    Районыбызда иң зур проектларның берсе пляж сафка басып килә. "Елга-су саклау зоналары" дәүләт програмасы нигезендә эшләнелә. Шул уңайдан район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге пляж территориясендә янәшәсендә спорт мәйданчыгы булдырачаклар. Бүгенге көндә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешма белгечләре "Яшьлек" спорткомплексында пейнтбол, җәядән ату өчен агачтан...
    742
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 10:09
    Әминә Закирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
    Иске Вәрәш авылында гомер итүче Зәкирова Әминә Шакир кызы бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә делегация килгән иде. Рамил Муллин юбилярга Россия президентының котлау хатын һәм күчтәнәчләрен тапшырды.
    752
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:51
    Субсидия кайтачак
    Шәхси хуҗалыкларда бу елның 1 июненә кадәр алынган 50 баштан да аз булмаган каз, үрдәк, күркә, бройлер чебиләренә субсидия кайтарту өчен документлар кабул итү дәвам итә, дип хәбәр итәләр Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетыннан.
    279
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:49
    ГХАТ бүлеге хәбәр итә
    Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган хәбәрләргә караганда, июнь аенда җирлегебездә 12 бала туып, шуларның 6сы малай, 6сы кыз бала булган. 26 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Бакыйлыкка күчүчеләрнең 15-е ир-ат, 11е - хатын-кыз. Ай дәвамында 7 пар туй балдаклары белән алышкан, 1 пар аерылышкан. Рамазан ае булу сәбәпле бераз...
    799
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:48
    Әлмәт авылында ут булмаячак
    2, 3, 4, һәм 6 июль көнне Әлмәт авылының Ленин урамындагы 1-59 йортларында 9 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр ут булмаячак дип хәбәр итәләр, район электр челтәре җәмгыятеннән.
    751
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:45
    Микрорайонда су кертү эшләре бара
    "Мөслим инженерлык челтәре" җәмгыяте бу көннәрдә Мөслим үзәгендәге яңа микрорайонның Фоат Садриев, Булат Вәлиев һәм Тынычлык урамнарында су кертү белән шөгыльләнәләр. 3 км. да башкарылачак эшләрнең бүгенге көнгә 1 км. да су кертү инде төгәлләнгән. Шушы көннәрдә тагын 900 метрда торба салып, су җибәрү ниятләнә.
    775
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:44
    1 июль - авыл хуҗалыгын исәпкә алу компаниясе башланып китте
    Бүген, авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе башланып китте. Әлеге кампания август уртасына кадәр дәвам итәчәк. Районыбызда исәпкә алу буенча 3 инструктор участогы һәм 17 исәпкә алучы эшли. Алар хуҗалыкларда булып, кирәкле сорауларга җаваплар алалар һәм исәпкә алу бланкларын тутыралар.
    741
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:42
    Авыл җирлекләрендә үзара салым җыю дәвам итә
    30 июнь көнне Русс.Шуган авыл җирлегендә үзара салым җыю буенча халык җыены узда. Җыенда район башлыгы Рамил Муллин, аның урынбасары Ленар Авзалов катнашты. Җирлектә яшәүчеләр үзләренең фикерләрен җиткерделәр, һәм кызыксындырган сорауларына җаваплар алдылар.
    1000
    0
    0
  • 1 июль 2016 - 09:39
    Ял һәм сәламәтләндерү лагеренда 1 смена тәмамланды
    Урман иле ял һәм сәламәтләндерү лагерының 1 сменасы төгәлләнде. Сменада 50 бала ял иткән. Тантанада катнашучыларны район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов сәламләде. Чара балаларның чыгышлары белән дәвам итте. 2 смена үз эшен 4 июльдә бпашлаячак, дип хәбәр итәләр Урман иле ял һәм сәламәтләндерү лагерыннан.
    536
    0
    0
Реклама
Реклама