24 июнь 2016 яңалыклары
-
24 июнь 2016 - 11:40Татарстанда суда батып үлүче балалар саны көннән көн артаТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, җәйнең эссе, яңгырсыз көннәрендә республика сулыкларында батып үлүчеләр саны арта бара. Алар арасында балаларның да булуы аеруча аяныч. Шушы көннәрдә генә Арча, Мамадыш, Баулы, Питрәчтә һәм безнең районда барлыгы алты бала су корбаны булды. Судагы бәхетсезлек очраклары күбесенчә су керү тыелган...
-
24 июнь 2016 - 11:20Яллар хәвефсез үтсенБезнең районда бер стационар-сәламәтләндерү җәйге балалар лагере - мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Урман иле" лагере эшли. РФ Хөкүмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлагы карарларын үтәү йөзеннән районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлекчәсе лагерьда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлешен тикшерде һәм биш кимчелек ачыклады, шул исәптән сигналны янгын сүндерү частенә чыгарып,...
-
24 июнь 2016 - 06:43Авылларда ут булмый - линиядә ремонт эшләре бара27 июньннән алып 29 июньгә кадәр 9:00 сәгатьтән алып 17:00 сәгать аралыгында Дусай, Баек, Яңа сәфәр, Горбуновка авылларында линиядә ремонт эшләре бару сәбәпле ут булмый дип хәбәр итәләр район электр челтәреннән.
-
24 июнь 2016 - 06:11Булачак пляж урынында масштаблы эшләр башланып киттеЫк буенда оешма-предприятие җитәкчеләре катнашында җыелыш узды, аны район башлыгы Рамил Муллин алып барды.
-
24 июнь 2016 - 06:08Бердәм дәүләт имтиханнаыры артта калды, укучылар нинди нәтиҗә белән чыктыУку елы дәвамында укучыларны борчып торган Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнары, ниһаять артта калды. Укучылар иркен сулап аттестат биргәннәрен көтәләр. 11 сыйныфны тәмамлаучылар рус теленнән сынауларны уңышлы тапшырганнар. Район буенча уртача балл 69, 9 булып, 21 укучы хәтта 80нән артык балл җыйган. Узган ел бу фәннән уртача балл 63,1 булган....
-
24 июнь 2016 - 06:01Ифтар мәҗлесләре дәвам итәРамазан аеның беренче көненнән үк мәдрәсәдә Розалия хаҗия ярдәме белән ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Мәҗлескә килүчеләр, кичке сәгать 5.00 гә үк җыелып, Коръән укыйлар, вәгазьләр тыңлыйлар. Шушында ук икенде һәм ахшам намазлары да укыла. Коръәнне өлкәннәр генә түгел, балалар да җиренә җиткереп укыйлар. Авыз ачарга килүчеләрне Розалия ханым көн саен төрледән-төрле...
-
24 июнь 2016 - 05:55Авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясенә әзерлек бараРайонда 2016 елгы авыл хуҗалыгын исәпкә алуга әзерлек эшләре бара. Бу көннәрдә исәпкә алучыларны укыту башланды. Укыту барышында 18 исәпкә алучы, исәпкә алу бланкларын тутыру тәртибе, эш тәртипләре буенча өйрәнүләрдә катнашачак, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алачак. Шулай ук исәпкә алучыларга эш формасы, сумкалар, язу кирәк-яраклары таратылачак.
-
24 июнь 2016 - 05:48Иске Карамалы яшьүсмерләр театр коллективы лауреат исеменә лаек булды10 июнь көнне Бөгелмә шәһәрендә "Иделкәем" исемле балалар - яшьүсмерләр театр коллективлары конкурсының өченче йомгаклау этабы узды. Конкурста 62 коллектив чыгыш ясаган, йомгаклау турына 14 коллектив катнашу хокукы алган. Әлеге конкурста Иске Карамалы мәдәният йортының яшьүсмерләр театр коллективы Рәдиф Сәгъдинең "Алсу томан" драмасын тәкъдим итте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Иске Карамалылар...
-
24 июнь 2016 - 05:42Авыл җирлекләрендә халыктан үзара салым акчасын җыю дәвам итәӘлеге средстволарга Түбән Табын авыл җирлегенә караган барлык авылларда да юлларны грейдер белән тигезләнде.