1 июнь 2016 яңалыклары
-
1 июнь 2016 - 11:50"Авыл утлары" - "Сельские огни" газетасына язылу бараРеспублика буенча газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язылып калырга ашыгыгыз.
-
1 июнь 2016 - 08:20Милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара"Нурлыгаян" паркында Сабантуйга әзерлек бара
-
1 июнь 2016 - 06:271 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм уздыБүген районда балаларны яклау көне уңаеннан Мөслимнең үзәк урамында бәйрәм оештырылды. Чараны "Мизгел" яшьләр үзәге, "Очкын" хәрәкәте активистлары, Мөслим районы "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге вәкилләре тарафыннан балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Шулай ук спорт мәктәбендә "Яшь олимпиячеләр" күңелле стартлар ярышларының финал өлеше узды. Монда финалга чыккан...
-
1 июнь 2016 - 05:48Кичә Мөслимдә "Велойөреш - 2016" үттеӘлеге чара 31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көн уңаеннан, актив сәламәт яшәү үрнәген тәрбияләү максатыннан, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан үткәрелде. Велойөрештә 100 дән артык - балалар һәм өлкәннәр катнашты. Йөреш нәтиҗәләре буенча 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга "Дуслар клаб" кафесына сертификатлар тапшырылды.
-
1 июнь 2016 - 05:34Яр Чаллыдан районга Факил Сафин җитәкчелегендә делегация килдеЯзучылар эш визитын мөслим белән танышудан башлап җибәрделәр. Иң элек алар "Туган якны" өйрәнү музеенда булдылар, үзәк китапханә белән таныштылар. "Пушкин" скверында булып, Түреш авылында Харрас Әюп исемен мәңгеләштергән чишмәдә булдылар.