Реклама
1 июнь 2016 яңалыклары
-
"Авыл утлары" - "Сельские огни" газетасына язылу бара
Республика буенча газета-журналларга 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Язылып калырга ашыгыгыз.
-
Милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек бара
"Нурлыгаян" паркында Сабантуйга әзерлек бара
-
1 июнь - балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм узды
Бүген районда балаларны яклау көне уңаеннан Мөслимнең үзәк урамында бәйрәм оештырылды. Чараны "Мизгел" яшьләр үзәге, "Очкын" хәрәкәте активистлары, Мөслим районы "Бердәм Россия" сәяси партиясе җирле бүлеге вәкилләре тарафыннан балалар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрделәр. Шулай ук спорт мәктәбендә "Яшь олимпиячеләр" күңелле стартлар ярышларының финал өлеше узды. Монда финалга чыккан...
-
Кичә Мөслимдә "Велойөреш - 2016" үтте
Әлеге чара 31 май - Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көн уңаеннан, актив сәламәт яшәү үрнәген тәрбияләү максатыннан, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан үткәрелде. Велойөрештә 100 дән артык - балалар һәм өлкәннәр катнашты. Йөреш нәтиҗәләре буенча 5 номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, аларга "Дуслар клаб" кафесына сертификатлар тапшырылды.
-
Яр Чаллыдан районга Факил Сафин җитәкчелегендә делегация килде
Язучылар эш визитын мөслим белән танышудан башлап җибәрделәр. Иң элек алар "Туган якны" өйрәнү музеенда булдылар, үзәк китапханә белән таныштылар. "Пушкин" скверында булып, Түреш авылында Харрас Әюп исемен мәңгеләштергән чишмәдә булдылар.