Кичә район мәдәният йортында Сәләтле балалар фестивале узды. Фестивальне мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Чарага кунак итеп район башлыгы, җитәкчеләр, әти-әниләр чакырылган иде. Спортта, сәнгатьтә, иҗади конкурсларда,фәнни-гамәли конференцияләрдә уңышларга ирешкән 200гә якын укучы сәхнәгә күтәрелде. Аларга, мәгариф, мәдәният бүлекләренең мактау грамоталары акчалата премияләре бирелде. Район, республика, Россиякүләм...