Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршы алган көннәрдә, "Мөслим туган як музее"нда сугыш чоры балалары кадерле кунак. 6 май көнне Дания һәм Илүсә Ганиевалар музейда булдылар. Алар, әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны, Мөслим авыл советын озак еллар җитәкләгән Хафиз Ганиевның якты истәлекләре белән таныштылар, музей фондына гаилә архивыннан материаллар тапшырдылар.