Мөслим-информ

29 апрель 2016 яңалыклары

  • 29 апрель 2016 - 16:07
    МТВ 29.04.2016
    424
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 10:07
    Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды
    19-22 апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы булды. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты. Олимпиада 2012 елдан бирле үткәрелә, анда Россия...
    564
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 09:47
    "Имин көпчәк" бәйгесе
    29 апрель көнне Мөслим урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасында үткәрелеп килүче "Имин көпчәк" бәйгесенең 1-нче туры узды. Әлеге бәйге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге белән берлектә үткәрелә. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 20 команда килгән иде. Катнашучылар, велосипедта төрле каршылыклар аша йөрү, юл кагыйдәләрен төгәл...
    523
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 09:32
    Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында 1 май көнне " Дәрестән соң" дип аталган фестиваль узачак
    Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан мәктәпләрдә эшләп килүче түгәрәкләрнең еллык эшчәнлегенә йомгак ясау максатыннан, 1 май көнне Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йорты каршысында "Дәрестән соң", дип аталган фестиваль оештырылачак. Чарада сәнгати-гамәли иҗат белән шөгыльләнүчеләр кул эшләреннән күргәзмә-сату оештырачаклар, сәнгать түгәрәкләрендә йөргәннәр концерт номерлары белән сөендерәчәкләр. Техник иҗат түгәрәге вәкилләре Фоат...
    646
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 09:13
    "Тукай мирасы" бәйге-викторинасында Рафаэль Зарипов җиңү яулады
    Түбән Табын мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Рафаэль Зарипов "Шәһри Казан" газетасы редакциясе үткәргән "Тукай мирасы" бәйге-викторинасының җиңүчесе булды. Ул 29 апрель көнне Казан шәһәрендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасында катнашачак. Рафаэль Зиннурович, "Әдәби җәүһәрләр" дип исемләнгән I нче Россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең, шагыйрә Клара Булатованың тормышы һәм иҗатына багышланган викторинада...
    528
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 07:55
    Россиякүләм барган "Ветеранга хат" акциясенә Мөслимлеләр дә кушылды
    "Ветеранга хат" россиякүләм акциясе старт алган иде. Мөслимлеләрдә әлеге акциядән читтә калмады. "Мизгел" яшьләр белгечләре, "Очкын" хәрәкәте активистлары районыбызда гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Әхсән Шәрипов, Мансур Зиннуров, Хәертдин Мөхәметовка хат яздылар, өйләренә барып георгий тасмасын, рәхмәтләрен җиткерделәр. Акция 9 майга кадәр дәвам итәчәк.
    634
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 07:33
    Яшьләребез чисталык сафында
    Кичә «Мизгел» яшьләр үзәге белгечләре, «Очкын» хәрәкәте активистлары, Аграр көллият студентлары чисталык икеайлыгы кысаларында Ык елгасы яр буйларын чистарттылар. Ике сәгать дәвамында волонтерлар 6 куб күләмендә чүп җыйганнар. Шулай ук сайтта укыгыз. #Эковесна чисталык икеайлыгы дәвам итә, аның кысаларында мөслимдә бәйрәм чарасы узды. Тулырак http://www.muslumirc.ru/ru/component/k2/item/6233-#ekovesna-chistalyik-ikeaylyigyi-kyisalaryinda-bәyrәm-charasyi-uzdyi.html
    531
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 07:27
    Дамир Шәңгәрәев эшчәнлеген киңәйтә
    2015 елда 3-5 ай эчендә Дамир Шәңгәрәевның крестьян -фермер хуҗалыгы инкуботар станциясе, племрепродуктор булдырган. Ел әйләнәсендә эшләп, районыбызда булган бар фермерларны чеби продукция белән тәэмин итте. Шулай ук эшмәкәр ай саен Рязань, Мәскәү шәһәрләренә грипкка каршы вакцина ясау лабораторияләренә 500 мең эмбрион җибәреп тора. Дамир Госмановичалдагы елда төзелгән племрепродуктор белән...
    536
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 07:12
    "Урман иле" сәламәтләндерү лагеры
    "Урман иле" стационар-сәламәтләндерү лагеры быел җәйне аеруча түземсезлек белән көтә, чөнки анда тулаем яңару процессы бара. Ел башыннан корпусларда, ашханәдә капиталь ремонт башланган иде. Заман таләпләренә җавап бирердәй итеп төзекләндерелгән, яңартылган биналарда балалар үзләрен иң яхшы санаторийда ял иткән кебек сизәрләр,дип ышанабыз. Һәр корпуста душ, бәдрәф урнаштырылган. Бүлмәләр якты һәм...
    552
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 06:54
    «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте
    28 апрель көнне Яр Чаллы шәhәрендә якташыбыз Иңбер Шафиков истәлегенә багышланган «Моңлы курай» исемле V республикакүләм курайчылар конкурсы үтте. Мөслим сәнгать мәктәбенең Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле гран-прига лаек булды, сәнгать мәктәбе укучысы Динар Гыйздәтов (җитәкчесе Радик Газизов) hәм Мөслим мәдәният йорты каршындагы "Балкыш" курайчылар ансамбле I дәрәҗә лауреат, үзешчән...
    608
    0
    0
  • 29 апрель 2016 - 05:08
    #Эковесна - Чисталык икеайлыгы кысаларында бәйрәм чарасы узды
    Татарстан Республикасы тарафыннан игълан ителгән чисталык икеайлыгына Мөслим районы да бик теләп кушылды. 1 апрельдән башланган территорияләрне чистарту, җыештыру эшендә оешма-предприятие, мәктәпләр актив катнаштылар. Акциянең бер өлешенә йомгак ясау максатыннан, 29 апрельдә, мәдәният йорты каршында мәктәп укучылары, оешма-учреждение хезмәткәрләре катнашында зур чара оештырылды. Анда ТР экология һәм табигый ресурслар министрлыгының...
    605
    0
    0
Реклама
Реклама