Реклама
27 апрель 2016 яңалыклары
-
27 апрель көнне Иҗтимагый Советның чираттагы утырышы узды
Утырыш "Туган якны өйрәнү" музеенда үткәрелде. Район мәктәпләренең тарих укытучылары, мәктәп музейлары җитәкчеләре, туган якны өйрәнүчеләр киңәшкәннән соң, районда "Тарихчылар клубы" оештырылды һәм җитәкчесе булып Разия Гыйлаҗина тәкъдим ителде.
-
Балалар өчен Г.Тукайның әкияте сәхнәләштерелде
Самир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы Мөслим район мәдәният йортында Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Г. Тукайның "Тапкыр Кәҗә турында әкият" нең курчак театрын тәкъдим иттеләр. Әлеге күренешкә район һәм авыл җирлеге мәктәп укучылары чакырылган иде.
-
ГХАТ бүлегендә укучылар өчен "Гаилә дәресләре" исеме астында ачык дәрес узды
22 апрель көнне Мөслим районы Гражданлык хәле актларын теркәү (ГХАТ) бүлегендә Мөслим урта мәктәбенең 8, 9 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә дәресләре" үткәрелде. Укучыларга ГХАТ бүлегенең бурычлары һәм максатлары, гражданлык хәле актлары, гаилә турындагы законнарның хокукый нигезләре, гаилә традицияләрен саклау хакында сөйләделәр. Мондый очрашуларның төп максаты булып яшьләрдә гаилә тормышына...
-
Рөстәм Миңнеханов Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантанада катнашты
Президент Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды (Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер...