Мөслим-информ

25 апрель 2016 яңалыклары

  • 25 апрель 2016 - 11:21
    "Мизгел" яшьләр үзәгендә ремонт үткәрделәр
    Җомга көнне "Мизгел"яшьләр үзәгендә бинаның түбәсе ремонтланды. Күп кенә вакыт әлеге түбәдән су үткән булса, ремонттан соң бу проблема юкка чыгыр дип хәбәр итәләр үзәк белгечләре/
    619
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:55
    Михайловка мәктәбе базасында “Форпост” җәмгыяте җитәкчесе Илнур Сабиров “Батырлар дәресе” уздырды
    Дәрестә укучылар бүгенге көн геройлары кемнәр алар дигән сорауга җаваплар эзләде, үзләренең фикерләре белән уртаклашты. Бүген биредә "Форпост"ның филиалы да ачылды. Аның җитәкчесе итеп Ильзир Мадъяров билгеләнде. Филиал ачылу уңаеннан отряд хезмәткәрләре өчен 15 комплект кышкы һәм җәйге формалар тапшырылды.
    632
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:49
    "Миләшкәй" балалар бакчасы республикакүләм узган конкурста икенче урынны яулады
    Яшел Үзән шәһәрендә мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә балаларга юл һәлакәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау максатыннан "Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау" номинациясендә балалар бакчалары арасында республикакүләм конкурс узды. Мөслимнең "Миләшкәй" балалар бакчасы әлеге конкурста икенче урынны алды...
    1145
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:45
    24 апрель "Георгий тасмасы" көне
    Шимбә көнне "Георгий тасмасы" көнен билгеләп үтәләр, шул уңайдан Лицей укучылары, "Яшь Гвардейчылар" хәрәкәте, "Мизгел"яшьләр үзәге белгечләре, "Очкын" активистлары мөслим урамнарында әлеге тасманы тараттылар.
    763
    0
    0
  • 25 апрель 2016 - 07:42
    “Яшьләр белән эшләү бүген гаять мөһим, – дип белдерде ТР президенты Рөстәм Миңнеханов
    23 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»" ТИБ активы белән очрашты. Әлеге очрашуда "ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" нең Мөслим бүлеге председателе Лилия Мурзаханова да катнашты. Очрашу "Безнең Татарстан" VI республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды (Казан, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк)....
    623
    0
    0
Реклама
Реклама