Мөслим-информ

22 апрель 2016 яңалыклары

  • 22 апрель 2016 - 14:03
    Кичә район мәдәният йортында депутатлыкка кандидатлар белән очрашу узды
    Булачак депутатлар халык белән очрашып үзләренең планнары һәм программалары белән таныштырдылар. Шулай ук райондашларыбызның сорауларына да җавап бирделәр.
    504
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 13:57
    Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен "Мизгел" яшьләр үзәгендә тантаналы чара узды
    Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә Хәрби хезмәткә чакырылучы көне үтте. Чарада хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр, аларның әти-әниләре һәм районыбызның хөрмәтле кешеләре катнашты. Егетләрне район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов, Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссары Дажгын Гасанов һ.б. сәламләде. Районыбыз үзешчәннәре хәрби хезмәткә озату йоласын күрсәтте, "Миләшкәй", "Ләйсән" балалар бакчаларында тәрбияләнүче...
    1019
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:51
    Георгий тасмасы - Җиңү символы
    23 апрель көнне Россиянең барлык төбәкләрендә "Георгий тасмасы" дип исемләнгән чара узачак. Быел ул унберенче тапкыр үткәрелә. Бу көнне Мөслим урамнарында да "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре зур чара үткәрергә планлаштыра. Катнашучылар 100 метр озынлыктагы Георгий Тасмасын кисеп, райондашларыбызга таратачак.
    582
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:47
    Руль артына исерек килеш утырган шоферларга 200-300 мең штраф каралган
    Аек булмаган хәлдә руль артында тоткарланган шоферга җәза каты булса да, күпләр бу мәсьәләгә бармак аша карый. Ел ярымнан ике елга кадәр вакытка йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү өстенә 30 мең сум кү­ләмендә штраф та түләттерәчәкләр. Ләкин бу беренче тапкыр "эләккән" очракта гына. Әгәр дә мондый хәл кабатланса, ул вакытта йөртү...
    554
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:40
    ГХАТ бүлеге хәбәр итә
    Март аенда җирлегебездә барлыгы 13 сабый туган. Шуның 5 се - кыз, 8 е - ир бала. Якты дөньядан 26 кеше киткән - 15 ир-ат һәм 11 хатын-кыз. 9 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Узган ел аерылышучылар саны бу вакытка 4 иде.
    515
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:30
    Адвокат бушлай кабул итә
    Адвокат, Мөслим районы буенча ТР адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Габдрахманов Мөнәвир Закир улы һәр дүшәмбе 9.00 дән 11.30 сәгатькә кадәр "Мизгел" яшьләр үзәгендә гражданнарны кабул итә. Юридик ярдәм күрсәтү бушлай. Т.8-917-278-89-56.
    329
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:23
    Спорт ветераннары укучылар белән очрашып кызыклы вакыйгалары белән уртаклаштылар
    Бүген районның балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбендә спорт ветераннары - Альберт Иванов, Павел Устеряков, Маргарита Ахунова белән очрашу була. Мәктәптә шөгыльләнүче балаларга ветераннар үзләренең киңәшләрен бирәчәк, тормышларыннан кызыклы вакыйгалар белән уртаклашачак. Спорт мәктәбендә бүгенге көндә татарча көрәш, волейбол, бадминтон, хоккей һәм шахмат бүлекләрендә барлыгы 420 бала шөгыльләнә. Мәктәпнең Олы Чакмак,...
    360
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:20
    Социаль ипотека буенча фатир алган очракта, гаиләдә бала туса, фатирга түләү өчен 200 мең сум күләмендә акча бирелә
    ТР Министрлар Каби­не­тының 2007 елның 2 августындагы 366 нчы карары нигезендә дәүләт яр­дәме Социаль ипотека программасы буенча исәп­кә алынганнан соң бала туган гаи­ләләргә күрсәтелә һәм әле­ге ярдәм беренче кертемне туплауга яки торак өчен тү­ләүне каплауга юнәлдерелә. Исәпкә алу эшенә үз­гәрешләр кертү һәм бала туганнан соң компенсация түләү мәсьәләсе буенча гариза...
    313
    0
    0
  • 22 апрель 2016 - 12:10
    Таләпләр үтәлмәслек түгел
    Чәршәмбе көнне аграр көллият филиалы базасында район хуҗалыкларының зоотехниклары, ветеринария белгечләре, ясалма орлыкландыру техниклары өчен семинар уку үтте.
    962
    0
    0
Реклама
Реклама