Мөслим-информ

12 апрель 2016 яңалыклары

  • 12 апрель 2016 - 13:19
    "Миләшкәй" балалар бакчасы республикакүләм узган конкурста катнашып 2 урынны яулады
    Яшел Үзән районында мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учрежденияләрендә балаларга юл хәрәкәтләре куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү һәм юл транспорт һаләкәтен профилактикалау максатыннан "Балалар бакчаларында балаларга юл йөрү кагыйдәләре, билгеләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүне пропагандалау" номинациясендә тәрбиячеләр арасында республикакүләм конкурс үтте. Мөслим "Миләшкәй" балалар бакчасы конкурста 2 нче урын алды.
    263
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 13:14
    Спорт мәктәбе яңалыклары
    Мөслим урта мәктәбе базасында волейбол буенча спорт мәктәбе кубогына ярышлар узган. Бәйгедә 6 команда үзара көч сынашкан. Ярыш нәтиҗәләре буенча Михайловка мәктәбе беренче, Күбәклеләр икенче, Яңа Усы укучылары өченче урынга лаек булганнар. Җиңүчеләргә спорт мәктәбенең грамоталары бирелгән. Спорт мәктәбендә 2005-2006 елгы, 2007 елгы һәм аннан да кечерәк яшүсмер егет һәм...
    278
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 13:11
    Космонавтиканың 55 еллыгы
    Космонавтиканың 55 еллыгына багышлап Мөслим урта мәктәбендә бүген зур чара оештырылды. Класс сәгатьләре вакытында 5-6 сыйныфларда КВН үткәрелде, 8,9,10 сыйныфлар стена газеталары чыгарып, күргәзмә оештырдылар. Башлангыч класслар беренче космонавт Юрий Гагаринга багышланган тәрбия сәгатьләре үткәрделәр, рәсем бәйгесендә катнаштылар. Юрий Гагарин истәлегенә мәктәпкүләм чыгарылган стена газетасы бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп...
    235
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 08:14
    1, 4, 11 апрель көннәрендә җирлегебездә хәрби хезмәткә чакырылучыларның комиссия утырышлары узды
    Анда Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гассанов, резервтагы хәрби комиссия рәисе Рушат Солтанов, армиягә алынучы егетләребез катнашты. Язгы чакырылышта җирлегебездән 50 егетебез алыначак. Чираттагы комиссия 25 апрельдә район поликлиникасында узачак. Әлеге комиссия утырышларында табиблар белән берлектә егетләрнең сәламәтлекләре, уку-дипломнары буенча армия хезмәтеннән кичектерү бирергәме-юкмы, солдат хезмәтенә яраклымы-түгелме...
    296
    0
    0
  • 12 апрель 2016 - 08:08
    Шик уяткан машина йөртүче кан һәм сидек анализы да тапшыра башлаячак
    Әлеге ысул руль артында йөргән наркоманнарны тотарга ярдәм итәчәк. Шундый ук анализны машина йөртү таныклыгы алырга йөргән кешедән дә таләп итәчәкләр. Моңа кадәр Россиядә исерек машина йөртүчеләрне алкотестер ярдәмендә генә ачыклый иделәр. Машина йөртүче ЮХИДИ инспекторында шик уятса (авыздан хәмер исе килү, сәер сөйләшү, йөз кызару һ.б.), ул аннан "көпшә"гә...
    225
    0
    0
Реклама
Реклама