9 апрель 2016 яңалыклары
-
Cак булыгыз! Һава торышы бозыла.
10 апрель көнне Татарстанда һава торышы бозыла. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Алар китергән мәгълүматларга караганда, 10 апрель көнне республикада иртәнге 5.00 дән алып кичке 18.00 гә кадәр көчле җил күзәтеләчәк. Урыны-урыны белән аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
-
Тәлгать Абдуллин социаль ипотека фатирлары турында: Беренчел протоколлар гамәлдән чыгарылмый
Хәтерләсәгез, 1 апрель көнне Татарстанның дәүләт торак фонды сайтында чыккан хәбәр социаль ипотека программасы буенча чиратта торучы татарстанлыларны чын мәгънәсендә борчылырга мәҗбүр итте. Бүген исә оешма җитәкчесе Тәлгать Абдуллин әлеге сүзләргә, ниһаять, ачыклык кертте. Билгеле булганча, моңа кадәр социаль ипотека программасы кысаларында күптән көткән фатирларына, ниһаять, лаек булган татарстанлылар белән...