8 апрель 2016 яңалыклары
-
Активистлар акциягә чыкты
"Очкын" хәрәкәт активистлары акцияга чыгачаклар. Активистлар Мөслимлеләргә районыбызда эшләп килүче спорт комплексларындагы түгәрәкләрнең төрләре һәм аларның эш сәгатьләре сурәтләнгән брошюралар таратачаклар.
-
Мөслим урта мәктәбендә тарихи очрашу
Бүген мөслим урта мәктәбендә "Тормыш дәресләре" кысаларында күренекле якташларыбыз, сугыш ветераннары Әхсән Шәрипов, Мансур Зиннурв, Россиянең атказанган хәрби очучысы, полковник Рәшит Шафиков белән очрашу үтте. Сугыш ветераны, сугышның бар ачысын-төчесен татыгын, "Утлы еллар аша" китабы авторы Әхсән Шәрипов мәктәпнең мәртәбәле кунагы булды. Укучылар Әхсән Әмировичка сугышта булган әби-бабайлары турында истәлекләрен...
-
Сарман аграр көллияттә авыл хуҗалыгы механизаторлары белән берлектә язгы чәчүгә әзерлек буенча укулар үтте
Әлеге очрашуда Сарман районы белгечләре, Мөслим районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин, аграр көллият директоры Рәшит Кирамов катнаштылар.