Иң элек район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлеге җитәкчесе Лилия Садриева бүлек эшчәнлеге һәм алдагы чорга эш юнәлешләре белән таныштырды. Утырышта "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе итеп, Мөслим гиназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Тимергалиева...