Мөслим-информ

4 апрель 2016 яңалыклары

  • 4 апрель 2016 - 07:49
    Студентлар һәм мәктәп укучылары "Агромастер" җитештерү компаниясендә экскурсиядә булдылар
    Бу көннәрдә Сарман аграр колледжының беренче санлы филиалында ачык ишекләр көне үтә. Мөслим урта мәктәбе, гимназия, лицей, авыл мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучыларын колледж җитәкчелеге җирлегебездә эшләп килүче "Агромастер" җитештерү компаниясенә экскурсиягә алып килде. Биредә укучылар агрегатлар җыю цехы эшчәнлеге, эш шартлары белән танышты. Предприятиедә бүгенге көндә 500дән артык кеше...
    585
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 07:13
    Юлларда вакытлыча чикләүләр кертелә
    Татарстандагы, шул исәптән райондагы автомобиль юлларында 15 апрельдән 14 майга кадәр авыр йөк машиналары хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Мондый төр чикләүләр автомобиль юлларының торышын саклау һәм юл корылмаларының сакланышын тәэмин итү өчен кертелә. Чөнки яз аенда эрегән кардан соң, җир йомшара һәм авыр йөк машиналары тудырган басым юлларның җимерелүенә китерә. Региональ...
    544
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 07:03
    Җиңү яулаган "ЦВР" командасы Болгар шәһәренә барачак
    2 апрель көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының финалы узды. Акыл бәйгесендә ярымфиналда җиңү яулаган Мәгариф идарәсендә эшләүче яшь диреторларның "Комета", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР", Вәрәш-Баш авылы мәктәбе укытучыларының "Укымышлы ябалаклар" командалары килде. Район Советының аппарат...
    538
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 05:39
    Түбән Камада көрәш турниры узды, Мөслим егете Илнар Сәетгалиев 3 урынны яулады
    1-3 апрель көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә "Язгы Сабантуе" - Татарстанның атказанган спорт остасы Данил Галиев истәлегенә традицион көрәш турниры узды. Әлеге ярышларда райондашыбыз Илнар Сәетгалиев үз үлчәү авырлыгында 3 нче урын алды. Тренеры - Альберт Шәймөхәмәтов.
    558
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 05:33
    Диплом белән бүләкләнделәр
    Торак-коммуналь хуҗалык оешмалары арасында хезмәтне саклау буенча иң яхшы эш оештыручы дип "Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте билгеләнде. Смотр-конкурстан оешма ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Дипломы белән бүләкләнде.
    521
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 05:27
    "Чулпан-мед" иминият компаниясе
    "Чулпан-мед" иминият компаниясе турында нәрсә беләбез? Әлеге полисларның өстенлеге хакында күп ишетергә туры килде. Башка иминият компанияләре кебек үк, "Чулпан-мед" полислары белән бушлай медицина ярдәме алырга, дәваланырга була. Компания бу елны клуб карталары да бирә башлады. Алар ярдәмендә "Татнефть" ягулык станцияләре ягулык алганда 4 процент ташлама ясый. Мәҗбүри медицина иминиятләве...
    417
    0
    0
  • 4 апрель 2016 - 05:25
    Чиста Мөслим конкурсы игълан ителә
    1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстанда чисталык икеайлыгы игълан ителде. Икеайлык һәм «Без - мөслимлеләр» проекты кысаларында #ЧистаМослим фотоконкурсына старт бирелде. Конкурсның төп шартлары: Фотоны #ЧистаМослим хэштегы белән кертергә кирәк, әлеге фотоны кыскача тасвирларга (коллектив яки гаилә, фото кайсы җирлектән, нинди территория чистартыла) кирәк, оригинальлек, масштаб, иң күп лайклар җыю...
    303
    0
    0
Реклама
Реклама