22 март 2016 яңалыклары
-
22 март 2016 - 16:29Юбилярның кичәсеРайон үзәк китапханәсендә 23 март көнне 10:00 сәгатьтә язучы Фоат Садриевка 75 яшь тулу уңаеннан әдәби кичә үтәчәк.
-
22 март 2016 - 16:26Ут булмый23 март көнне линияләрдә ремонт үткәрү сәбәпле, 9:30 минуттан 16: 00 сәгатькә кадәр, Тамьян авылында ут булмый дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
22 март 2016 - 14:54Язгы каникулларТР мәгариф һәм фән министрлыгы карары нигезендә 21 - 29 март көннәре балаларның язгы каникуллары дип билгеләнде. Балаларның ялларын күңелле, файдалы, мавыктыргыч итү максатыннан һәр мәктәп план нигезендә төрле чаралар оештыра. Каникул дәвамында төрле фәннәрдән һәм кызыксыну буенча түгәрәкләр эшләячәк, өлкәннәргә,ярдәмгә мохтаҗларга тимурчылык, шефлык эшләре дәвам итәчәк. 22 - 25...
-
22 март 2016 - 14:44Коррупциягә каршы утырыш уздыДүшәмбе көнне район Советының актлар залында коррупциягә каршы эш координациясе комиссиясенең утырышы уздырылды. Утырышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Комиссия секретаре Фәридә Гайнетдинова коррупциягә каршы оештырылган комиссиянең эшчәнлеге белән таныштырды. "2015-2020 елларда Мөслим районында коррупциягә каршы политиканы тормышка ашыру программасы" төзелгән. Җәмәгать советы, "Мизгел" яшьләр үзәге, мәгариф идарәсе белән...
-
22 март 2016 - 06:56Татарча көрәш буенча районара турнир узачак26 март көнне балалар һәм яшьүсмерләр мәктәбе спорт залында татарча көрәш буенча районара турнир уза. ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Авзалов истәлегенә уздырылучы бәйге 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында оештырыла. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Ярышлар 9 сәгать 30 мминутта башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-60-67.
-
22 март 2016 - 05:38“Язгы каникуллар – 2016” профилактик операциясе старт алдыУл 18 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында җәүлегә юл бирмәгән шоферлар, балаларны махсус креслодан башка машинада йөртүчеләргә җәза аеруча каты булачак. Тиешсез урында юл кисеп чыккан, тротуардан йөрмәгән, велосипед белән зур юлга чыккан балалар һәм яшьүсмерләрнең үзләренә дә махсус карточкалар тутырылачак. Профилактик операциягә әзерлек өйзеннән барлык мәктәпләрдә...
-
22 март 2016 - 05:34Мөслим район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме уздырган җентекле тикшерү барышында караклар тоткарланганОрганик групп җәмгыятенең Тат Бүләр бүлекчәсендә узган елның октябрь аенда бозау урлаганнар иде. Караклар үзләре артыннан бернинди эз дә калдырмагач, җинаять эше ачылган килеш калган иде. Тик кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер дигәннәр бит. Мөслим район эчке эшләр бүлегенең оператив төркеме уздырган җентекле тикшерү барышында караклар тоткарланган. Аларның...
-
22 март 2016 - 05:3221 март – яз фасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көнБу табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн. Борынгылар аны Нәүруз бәйрәме дип атаган. Нәүрүз сүзе ике тамырдан - нәү (фарсыча - яңа) һәм руз ( көн ) тамырларыннан тора. Нәүруз - Көнчыгыш календаре буенча Яңа елның беренче көненә - 21 мартка туры килә. 21 мартны галимнәр астрономик язның беренче көне дип...
-
22 март 2016 - 04:5721 март – Халыкара урман көнеБМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2013 елда игълан ителгән Халыкара урманнар көне дөньяның күп илләрендә үткәрелә, үл үзенә максат итеп дөнья җәмәгатьчелегенең иминлеген тәэмин итү һәм планетабызны тотрыклы үстерү өчен барлык типтагы урманнарны әһәмиятенә игътибар юнәлтүне куя. Урманнар бигрәк тә туфракның ундырышын, суларны, биологик төрлелекне, атмосфераны саклау, климат үзгәрешләрен йомшарту өчен...
-
22 март 2016 - 04:47Төнлә 19 градуска кадәр салкынайтаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 22 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.