Мөслим урамнары хәзер шәһәрнекеннән ким дип әйтеп булмый. Чат саен баганада белдерү, төрле афишалар ябештерелгән. Закон нигезендә баганаларга, подъезд ишекләренә, йорт диварларына, тукталышларда афиша-плакатлар, листовкалар, белдерүләр ябештерү тыела. Аларны "Мәгълүмат" дип язылган махсус стендларга гына урнаштыру рөхсәт ителә. Хокук бозучылар җаваплылыкка тартылачак.