Мөслим-информ

17 март 2016 яңалыклары

  • 17 март 2016 - 13:15
    Интеллектуаль уен
    Эшләүче яшьләр арасында уздырыла торган "Нәрсә?", "Кайда?", "Кайчан?" интеллектуаль ярышларының иртәгә, 18 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә икенче полуфинал уены узачак. Уенда Иске Карамалы, Вәрәшбаш авылы, Мөслим мәдәният бүлеге командалары катнашыр дип көтелә. Очрашу 18.00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итәләр оештыручылар.
    414
    0
    0
  • 17 март 2016 - 13:00
    “Иделкәем” бәйгесе
    19 март көнне З.Басыйрова исемендәге мәдәният йортында балалар һәм яшүсмерләр һәвәскәр театрлар һәм курчак театрларының "Иделкәем"республикакүләм смотр бәйгесенең зона туры үтәчәк. Бәйгедә Минзәлә, Тукай, Актаныш, Сарман һәм Мөслим районнары театрлары катнашыр, дип көтелә. Район данын яклап Метрәй авылы "Шатлык" балалар театры Т.Миңнуллинның "Кайда хаклык, кайда дөреслек?" спектаклен күрсәтәчәк. Балалар сәнгать...
    336
    0
    0
  • 17 март 2016 - 11:06
    Әбүнәчеләр игътибарына!
    2016 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына бүгенге бәяләр белән алдан язылу бара. Киләсе яртыеллык өчен подписка бәяләренең кискен артуы көтелә. Безнең белән калырга теләгән әбүнәчеләргә 1 апрельгә кадәр район газетасына бүгенге бәяләргә язылып калырга тәкъдим итәбез. Исегезгә төшерәбез: бәяләр аерым кешеләр өчен - 564 сум,...
    349
    0
    0
  • 17 март 2016 - 11:00
    Ашлы җир генә аш бирә
    Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен Россия һәм республика хөкүмәтеннән субсидия рәвешендә бәйсез ярдәм күрсәтелә. Районга Татарстан хөкүмәтеннән 500 тонна азотлы ашлама кайтты инде. Федераль ярдәм исә акчалата күчәчәк. Белгечләр исәпләвенчә, бер гектарга тәэсир итүче матдәдә 50 кг ашлама кирәк. Әлегә ул 14, 6 кг гына тупланды. "Исламов" КФХ...
    327
    0
    0
  • 17 март 2016 - 09:10
    Техникаң булса төзек...
    Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләрендә катнашчак техниканы агрегатлаштыру бара. "Исламов" КФХ да техникалар әзерлек сызыгында булса, "Туган як" агрофирмасында, "Органик Групп "Урожай" ның "Үрәзмәт", "Органик Групп "Ык" ның "Игенче" һәм "Калмыя" хуҗалыкларында агрегатлаштыруга керештеләр. Язгы чәчү өчен аграр тармакка ташламалы бәяләрдән ягулык-майлау материаллары бирелә. Чәчүлек мәйданына бәрабәр бирелүче дизель...
    382
    0
    0
  • 17 март 2016 - 09:05
    Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары өчен конкурс
    ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсеше" ведомство программасында катнашучы авыл хуҗалыгы кооперативлары арасында конкурс сайлап алуы үткәрә. Заявкалар һәм документлар ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 420014, Казан шәһәре, Федосеевская урамы, 36 йорт, 3 кат, 309 кабинетта кабул ителә. Документлар...
    310
    0
    0
  • 17 март 2016 - 09:00
    Бөгелмә шәһәрендә кара-каршы көрәш буенча V ачык республика фестивале үтте
    Анда 9 команда составында 7-13 яшлек 120 спортчы катнашты. Безнең район данын "Десант" кикбоксинг мәктәбе спортчылары яклады. Күптән түгел генә шөгыльләнә башлауларына карамастан, тәҗрибәле спортчылар белән көрәштә алар үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. Үз яшь категорияләрендә Фаиза Шәймурзина, Алмаз Әгъләмов - беренче, Рамис Фәсхиев икенче урынны яуладылар. Аларга Мактау грамоталары,...
    307
    0
    0
  • 17 март 2016 - 06:18
    МТВ 16.03.2016
    469
    0
    0
Реклама
Реклама