Реклама
14 март 2016 яңалыклары
-
"Снегоход" операциясе кысаларында 7 кеше исерек килеш тоткарланган
"Снегоход" операциясе кысаларында районның ДАИ хезмәткәрләре тарафыннан 7 кешегә административ беркетмә төзелеп, 800-1500 сум күләмендә штрафка тартылды. Снегоход хуҗаларының техникалары теркәлмәгән булуы өстенә иминиятләнмәгән дә булып чыккан. 7 кешенең берсе исерек хәлдә тоткарланган. Райондашыбызга 1,5 елдан алып 2 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Моңа өстәп 30 мең...
-
Пляж урыны билгеле - алда зур эшләр көтә
13 март көнне районыбызга Казан һәм Мәскәү шәһәреннән архитекторлар килеп, булачак пляжның проектын карап, үзләренең планнары белән таныштырып киттеләр. Шуны да әйтергә кирәк әлеге проект ТР президенты һәм ТР Дәүләте ярдәме белән эшләнә. Проектның кураторы ТР президенты ярдәмчесе Наталья Фишман.
-
Мөслимнең “Туган якны өйрәнү” музеенда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының төбәкара семинары узды
Семинарда Азнакай районы Чалпы һәм Башкортостан Республикасы Бакалы районы Казанчы мәктәпләреннән дә укытучылар катнашты. Семинарның максаты: туган якны өйрәнү музейларына даими йөрү, музей фонды материалларын дәрес һәм дәрестән тыш чараларда файдалану, укучыларның фәнни эзләнү эшчәнлекләрен үстерү иде
-
Кышны озату "Май чабу" бәйрәме гөрләп узды
Михайловка авылнда "Май чабу" бәйрәмен үткәрделәр. Электән калган йола буенча бу көнне коймак белән сыйландылар, кызыклы уеннар уздырдылар. Соңыннан яз килүене билгеләп карачканы яндырдылар.
-
"Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале старт алды
Районыбызда Габдулла Тукайның тууына 130 еллыгына багышланган "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале үтәчәк. Бәйгедә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәр балалар катнаша ала. "Мин Тукайны яратам" иҗат-бәйге фестивале "Кадрлар резервы" республика проекты кысаларында үткәрелә. Бәйге 3 турда узачак. 1 тур интернет аша балаларның шигырь, рәсем, җыр иҗатын оештыру комитеты #Мин...
-
"Нәрсә, Кайда, Кайчан" уеның полуфиналы узды
11 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч алышырга аграр көллиятнең "Яшьлек", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР" һәм Баланлы авыл җирлегенең "Баланлы баланнары" командалары килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч...
-
Метрәйдә фитнес үзәк ачылды
-
"Созвездие" - "Йолдызлык" гала-концерт
Ике көн дәвамында Мөслим район мәдәният йорты чын мәгънәсендә йолдызлыкка әверелде. Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш районнарын килгән яшь талантлар һәм инде үзебезнең Мөслим кызлары-егетләре сәхнәдә бар осталыкларын күрсәттеләр. 800 дән артык катнашучы, 183 номер, 2 көн шушы саннар барысын да сөйләп бирә.