11 март 2016 яңалыклары
-
11 март 2016 - 12:15Йөзүчеләр АзнакайдаАзнакай шәһәрендә укучыларның Россиякүләм спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар үтте. Ярышларда Татарстанның 29 район һәм шәһәрләреннән 400 дән артык 2003-2004 елгы яшүсмерләр катнашкан. Ачылу тантанасы "Чатыр тау Арена" спорткомплексында булган. Ярышларда катнашкан безнең район командасы спартакиада нәтиҗәләре буенча республика күләмендә 8 урында бара.
-
11 март 2016 - 09:10"Яшьлек" командасы өченче урында7 март көнне Мөслим урта мәктәбе спорт залында Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең 25 еллыгы һәм бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында районара волейбол турниры уздырылган. Барлыгы 6 команда катнашкан. Киеренке ярышлардан соң нәтиҗә түбәндәгечә булган: 1 урында Актаныш районы командасы калган, 2 урынны Җәлил бистәсеннән килгән команда яулаган, Мөслимебезнең "Яшьлек" командасы 3...
-
11 март 2016 - 08:56Кичә Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында олуг язучыбыз Ф.Садриевның 75 яшьлек юбилеена башышланган чара үттеФоат Миннәхмәтовичны район Советы, башкарма комитет, район ветераннар советы исеменнән җитәкчеләр тәбрикләде. Юбилярны котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Азнакай шәһәреннән вәкилләр килгән иде. Казан кунагы Вахит Имамов сүз алып татар әдәбиятында Казаннан читтә яшәп, халык язучысы исеме алучыларның бик сирәк булуын ассызыклады. Әлмәт татар дәүләт театры артистлары язучының "Таң җиле"...