Мөслим-информ

1 март 2016 яңалыклары

  • 1 март 2016 - 12:00
    Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды
    Тойгельде урта мәктәбе базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары узды. Семинарда районның барлык татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Айгөл Мөхәммәтҗанова да катнашты. Семинар барышында укытучылар 7,8 нче сыйныфларда татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен карадылар һәм заманча татар теле...
  • 1 март 2016 - 11:59
    Штрафлар хакындагы мәгълүматлар 20 февральдән башлап “Штрафлар” бүлегенә куела башлады
    Хәзер юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен җыелган штрафларны түләүле машина кую урыннарында да белеп булачак. Штрафлар хакындагы мәгълүматлар 20 февральдән башлап "Штрафлар" бүлегенә куела башлады. Штрафлар булу-булмауны белер өчен машина номерын һәм транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык номерын күрсәтергә кирәк. Штрафларны карарда күрсәтелгән реквизитлар буенча теләсә кайсы банк бүлегендә түләп...
  • 1 март 2016 - 09:26
    Машина ягулыгына бәя күтәрелә
    Машина ягулыгына бәя күтәрелә дигән сүзләр йөри. Россия Финанс министрлыгы 2016 елда бензин бәясенең 5 процентка кыйммәтләнәчәген фаразлый. 1 апрельдән бензинга акцизлар 2 сумга, ә дизель ягулыгына 1 сумга артачак. Бу бюджетка 2016 елда 80 миллион сум акча китерәчәк икән.
  • 1 март 2016 - 09:23
    Җитәкче каршы килергә тиеш түгел
    Бала тәрбияләү буенча ялда булган әни кеше вакытыннан алда эшкә чыккан очракта да ай саен түләнелә торган пособиене алырга хакы бар. Җитәкче моңа каршы килергә тиеш түгел. Декрет ялын тулысынча яки өлешчә дә алып була. Әгәр дә балагызны карап торырга кеше табасыз икән, рәхәтләнеп эшләгез. Әмма эшкә чыгар алдыннан бу...
  • 1 март 2016 - 09:21
    1 июльдән ОСАГО полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк
    1 июльдән бөтен кешегә дә ОСАГО полисларын яңага алыштырырга туры киләчәк Куллану вакыты чыккан документ хуҗаларына гына түгел, полисы гамәлдә булганнарга да яңасын рәсмиләштерергә туры киләчәк. Иминиятләштерү өлкәсендә алдалаулар, ялган полислар артып киткәнгә, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Бу хакта 11 февральдә закон кабул ителде. Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсенә...
  • 1 март 2016 - 09:04
    "Кояшкай" балалар бакчасында ремонт эшләре дәвам итә
    Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 53 балалар бакчасы төзекләндереләчәк. Алар арасында Мөслим районының "Кояшкай", Иске Карамалы авылындагы "Кояшкай" балалар бакчалары да бар. Район үзәгендәге бакчада капиталь ремонт барышында түбә алыштырыла, фасад, тулысынча эчке эшләр башкарылып, су, электр челтәрләре яңартылачак. Бакча территориясе төзекләндерелеп, уен мәйданчыклары да ясалачак. Ремонт өчен республика...
  • 1 март 2016 - 09:01
    ГХАТ хәбәр итә
    Февраль аенда районыбызда 8 малай һәм 5 кыз бала туган. Узган ел белән чагыштырганда, туучылар азрак. 28 кеше үлгән, якты дөнья белән хушлашучылар, 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырмача, күбрәк. 5 пар язылышкан, 3 пар аерылышкан. Март аенда җирлегебездә 5 тантаналы туй көтелә.
  • 1 март 2016 - 08:59
    Мөслим сәнгать мәктәбендә ачык дәрес үткәрделәр
    Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлеге укытучысы Гөлназ Йосыпова 2 класс укучысы Зөләйха Хантимерова белән "Артикуляция һәм дикция" дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес вокал күнегүләр белән башланды, төрле кызыклы танып-белү мәгүлүматлары, иллюстрацияле материаллар кулланылды. "Дәрескә төрле планда репертуар сайланып, укучы белән укытучы арасында иҗади хезмәттәшлек атмосферасына корылган әлеге дәрес...
  • 1 март 2016 - 08:56
    Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова иҗатына багышланган кичә үтте
    Вәрәшбаш авылы китапханәчесе якташ шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова 65 яшь тулу уңаеннан "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Укучылар шагыйрәнең шигырьләре, иҗат юлы, тормышы белән танышты. Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова Баек авылында туа. Бик күпләр кебек бик яшьли каләм тибрәтә башлый. Матбугатта Муса Җәлилгә багышланган беренче шигыре...
  • 1 март 2016 - 08:52
    Район методик берләшмә утырышы узды
    Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, кече яшьтәге мәктәп балаларының танып-белү эшчәнлеген активлаштыру" темасы астында башлангыч класс укытучыларының район методик берләшмә утырышы узды. Семинарның эше нәтиҗәле булып, укытучылар үзләренә файдалы мәгълүматлар алды.
  • 1 март 2016 - 05:53
    Мартта рәттән дүрт көн ял итәбез
    Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
  • 1 март 2016 - 05:44
    Президент әйткән сүз - аткан ук!
    Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көне. Быел ул үзенең 59 яшен тутыра. Билгеле булганча, Татарстан - Россиянең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Кайсы гына тармакны алма - икътисад булсынмы ул, спортмы, социаль өлкәме - Татарстанга тиңнәр юк. Кайсы гына рейтингны алма, әлеге исемлектә республика һәрвакыт алдынгы урыннарның берсен тота. Бу...
  • 1 март 2016 - 05:24
    Алабуга шәһәрендә бадминтон буенча республика беренчелеге узды
    26-28 февраль көннәрендә Алабуга шәһәренең "Бердәм Россия" спорт комплексында бадминтон буенча республика беренчелеге узды. Ярышлар өч категориядә - ялгыз, парлы һәм катнаш төрләрдә узды. Анда республиканың 23 районыннан 300гә якын спортчы көч сынашты. Мөслим район данын яклап чыгыш ясаган Ислам Фәрхетдинов белән Айнур Җәлилов парлы разрядта - өченче урын алса,...
  • 1 март 2016 - 05:20
    "Мирас" футбол командасы Яр Чаллы шәһәрендә булып кайтты
    Яр Чаллы шәһәрендә 2004-2005 елгы үсмер егетләр арасында мини-футбол буенча Татарстан беренчелеге булып узды. Мөслим районы данын "Мирас" командасында шөгыльләнүче лицей спортчылары яклады. Алты команда арасыннан безнекеләр өченче урынны яулады. Командага кубок, Мактау кәгазе, уенчыларга медальләр тапшырылды. Тренерлары - Илфат Хафизов.
Реклама
Реклама