29 февраль 2016 яңалыклары
-
29 февраль 2016 - 11:17Район мәдәният йортында үзәк хастаханәнең киңәшмәсе бараӘлеге минутларда район мәдәният йортында үзәк хастаханәнең киңәйтелгән киңәшмәсе уза. Җыелышны район башлыгы Рамил Муллин алып бара. Шулай ук җыелышта ТР Сәламәтлек Саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге җитәкчесе Юрий Аржанов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ришат Гыйләҗев һәм хастаханә хезмәткәрләре катнаша. Очрашуда 2015 елда башкарылган эшләр анализланды, 2016 елга бурычлар...
-
29 февраль 2016 - 10:43"Искиткеч әйдаман" конкурсы тәмамланды, җиңүчеләр билгеләндеБүген Мөслим урта мәктәбе базасында районкүләм "Искиткеч әйдаман" конкурсы узды. Барлыгы 14 мәктәптән әйдаманнар катнашты. 3 урынны Вәрәшбаш мәктәбеннән Илсур Кирамов, 2 урынны лицейдан Лиана Солтанова, 1 урынны гимназиядән Илүзә Кашапова, гран-прига Мөслим урта мәктәбеннән Зилә Биккинина лаек булды.
-
29 февраль 2016 - 07:46Алда - СуперфиналУзган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. "Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтте. Нәтиҗәдә Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының...
-
29 февраль 2016 - 07:00Подписка2016 нчы елның 1 февраленнән "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасына икенче яртыеллык өчен хәзерге бәяләрдән вакытыннан алда язылу башланды. Исегезгә төшерәбез: бәяләр аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300...
-
29 февраль 2016 - 05:53Минзәлә районында боз астына машина киткәнӘлеге хәл 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар утырган...
-
29 февраль 2016 - 05:4829 февраль кышның соңгы көнеБүгенге кышның соңгы иртәсе бик матур булып башланып китте. Кыш фасылы янәдән безгә үзенең үзенчәлекле матурлыгың күрсәтә.
-
29 февраль 2016 - 05:08Мөнир хәзрәт Борһанов җомга үткәрдеМөнир хәзрәт Борһанов Мәлләтамак авылында җомга үткәрде. Җомгадан соң мәхәллә аксакалларының сорауларына җавап бирде. Мәхәллә халкы, шәкертләр исеменнән маркер тактасы сорады. Мөнир хәзрәт уңай җавап кайтарды.
-
29 февраль 2016 - 05:03Энгель Фәттахов: “2020 елга кадәр ике сменада укуны башлангыч һәм өлкән классларда бетерү максаты тора”Республикада укучыларның 9 проценты икенче сменада белем ала