Мөслим-информ

17 февраль 2016 яңалыклары

  • 17 февраль 2016 - 08:14
    Олимпиада җиңүчесе
    Салауз Мухан мәктәбенең 8 класс укучысы Миләүшә Шәяхмәтова татар мәктәпләре арасында үткәрелгән фән олимпиадаларында катнашып, татар әдәбиятыннан республика дәрәҗшсендә 1 урынга лаек булган. Миләүшәне олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Латыйпова әзерләгән. Шулай ук сайтта укыгыз ни өчен иртәгә Мөслимдә ут булмый. Тулырак http://www.muslumirc.ru/ru/the-news-arxiv/item/5839-18-fevral-k%D3%A9nne-m%D3%A9slimd%D3%99-ut-bulmyiy.html
    437
    0
    0
  • 17 февраль 2016 - 08:10
    Җитәкче билгеләнде
    Бүген Мөслим муниципаль районы Советының өченче чакырылыш 8 сессиясенең көн тәртибендә Мөслим муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен сайлау турында мәсьәлә каралды. Депутатлар ачык тавыш бирү юлы белән Башкарма комитет җитәкчесе итеп бертавыштан Алмаз Зөлфәтович Хамматовны сайладылар
    292
    0
    0
  • 17 февраль 2016 - 08:03
    18 февраль көнне Мөслимдә ут булмый
    18 февраль көнне, линиядә ремонт эшләре бару сәбәпле сәгать 9 дан 15 сәгатькә кадәр район үзәгендәге Авзалов урамының 2 нче йортыннан 76 нчы йортына кадәр; Мусин урамының 2 нче йортыннан 56 нчы йортына кадәр; Кооператив урамының 170 нче йортыннан 222 нче йортына кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр...
    314
    0
    0
  • 17 февраль 2016 - 05:38
    Тал чыбыгыннан үрү буенча мастер-класс үтте
    "Мөслим туган як музее" районыбызның күренекле кул эшләре осталары белән очрашуларны еш үткәрә. Шундый очрашуларның берсе 16 февраль көнне Мөслим лицее укучылары һәм Казан шәһәрендә гомер итүче Минһаҗев Альберт Садри улы белән үткәрелде. Таллар белән үрү остасы үзенең иҗаты, хезмәт җимешләре белән таныштырды, укучылар, укытучылар өчен мастер-класс үткәрде.
    322
    0
    0
  • 17 февраль 2016 - 05:17
    Мөдәмил Әхметовның китабына презентация үткәрелә
    18 февраль көнне журналист, публицист, шагыйрь Мөдәмил Әхмәтовның "Кайту" китабына презентация үткәрелә. Үзәк китапханәдә 10.00 сәгатьтә оештырылачак әлеге чарага җирлегебездә яшәп иҗат итүче язучылар, Мөдәмил Әхмәтовның якыннары, аның иҗатын яраткан һәм хөрмәт иткән һәркем чакырыла.
    370
    0
    0
Реклама
Реклама