16 февраль 2016 яңалыклары
-
16 февраль 2016 - 14:2118 февраль көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында бәйрәм уңаеннан концерт булачак23 февраль - Ватанны саклаучылар көне. Шул уңайдан Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында зур бәйрәм чарасы оештырыла. БВС ветераннары, әфганчылар, локаль сугышта катнашучылар, аларның гаиләләре, барлык мөслимлеләр өчен концерт программасы әзерләнә. Хөрмәтле мөслимлеләр! Сезне 18 февраль көнне 19.00 сәгатьтә район мәдәният йортында көтеп калабыз!
-
16 февраль 2016 - 14:12"Мөслимдә кошчылык тармагының киләчәге бар" - диде Фәрит МөхәммәтшинМөслим ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте. Мәртәбәле кунакны район башлыгы Рамил Муллин озатып йөрде. Фәрит Хәйруллович, иң элек "Агролидер" кооперативында булып, биредә оештырылган кош-корт сую һәм эшкәртү цехының эшчәнлеге белән танышты. Әйтергә кирәк, республика кунагы кооперативның эшчәнлегенә зур...
-
16 февраль 2016 - 12:42Сабак булсын идеБашкарма комитет каршында үткән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә багышланган җыелышта "Мөслим инженерлык челтәрләре җәмгыяте", бердәм исәп-хисап үзәге, суд приставлары хезмәте вәкилләре катнашты. Бүген коммуналь эшчәнлекне башкаруда иң мөһим мәсьәлә булып халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләве тора. Бердәм исәп-хисап үзәге базасында теркәлгән мәгълүматларга караганда, торак-коммуналь хезмәтләр өчен район буенча 1 млн...
-
16 февраль 2016 - 10:56Фәрит Мөхәммәтшин Мөслимдә эш визиты белән (Фоторепортаж)Иң алдан Фәрит Хәйруллович "Агролидер" кооперативында булып кайтты Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин "Агромастер" җитештерү компаниясенең эшчәнлеге белән дә танышып китте Мөслим белән тагын бер кат танышуын дәвам итеп Дәүләт Советы рәисе "Туган якны өйрәнү" музеенда булды, һәм мәртәбәле кунаклар китабына үзенең теләкләрен язып калдырды. Кунагыбыз үзәк китапханәне карап, аның эшчәнлеге...
-
16 февраль 2016 - 08:34Тормыш дәресләреГимназиядә "Тормыш дәресләре" кысаларында оештырыла торган очрашуларның чираттагысы узды. "Уңыш серләре. Районыбызның уңышка ирешкән шәхесләре" дигән тема астында оештырылган бу чарага районыбызда яшәүче, тырыш хезмәтләре белән танылган райондашларыбыз чакырылган иде. Чара барышында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Сәвия Хәбирова уңышка ирешүнең тугыз кагыйдәсе белән таныштырды, күренекле шәхесләрнең фикерләрен җиткерде. 8-11...
-
16 февраль 2016 - 07:01Тырышканга дәүләт тә ярдәм итәДәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга сөт юнәлешендәге мини-фермалар төзү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауда ярдәм итә. Яңа Сәет авылында яшәүче Заһир Галимов беренчеләрдән булып 200 мең сум күләмендәге әлеге субсидиядән файдаланды. Ул сигез баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзеде. Бүген торакта дүрт савым сыеры һәм өч тана тора. Заһир Галимов...
-
16 февраль 2016 - 06:56Торак төзелешеУзган ел республикада 2,4 млн кв.м. торак мәйдан кулланылышка кертелде. Бу еллык план 100 процентка үтәлгән дигән сүз. Безнең җирлектә бу тармакта план үтәлеше 104 процент тәшкил итә, ягъни районда 8282 кв. м. торак мәйдән файдалануга тапшырылды. Шулардан 569 кв. м. - Мөслим авылы, Молодежная урамы, 3/1 адресы буенча урнашкан...
-
16 февраль 2016 - 06:54Бизнесың турында сөйлә һәм бүләк ал"Мин - бизнесмен-2016" видеороликлар конкурсына старт бирелде. Эшмәкәрләрнең бизнесларын үстерү өчен 300, 200 яисә 100 мең сум оту мөмкинлекләре бар. Моның өчен үз эшең турында өч минутлык кызыклы видео төшерү дә җитә. Әлеге конкурсны дүртенче ел рәттән "Опора России" кече һәм урта эшмәкәрлек иҗтимагый оешмасы белән берлектә СКБ Контур IТ-компаниясе...
-
16 февраль 2016 - 04:44Табигать законыТабигатьне саклау законнарын бозу турында мәгълүмат өчен түләү артты. Хокук бозуны фотога яисә видеога төшергән өчен хәзер 1,5 мең сум түләнә. Хокук бозулар исемлеге дә киңәйде. Калдыкларны санкцияләнмәгән урнаштыру һәм файдалы казылмаларны рөхсәтсез чыгарудан тыш, хәзер гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектларына һәм аның яр буе полосасына иркен килә алмавы, су...
-
16 февраль 2016 - 04:35Бүген Мөслимгә эш визиты белән ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киләДәүләт Советы рәисе иң элек "Агромастер" җитештерү компаниясендә, Ирек Хамадишынның "АгроЛидер" кооперативында булып, "Туган якны өйрәнү" музеенда, үзәкләштерелгән китапханәдә,соңыннан район мәдәният йортында җыелыш үтәчәк.