Мөслим-информ

8 февраль 2016 яңалыклары

  • 8 февраль 2016 - 10:58
    Туган җирне данлап яши алар
    "Үрәзмәт үзешчәннәрен Казан артистлары белән янәшә куйсаң да, һич аерырлык түгел, әле арттырып та җибәрәләр", - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Рушат Солтанов, Үрәзмәт авыл җирлеге үзешчәннәренең концертын карагач. Мондый мактау сүзләрен соңгы елларда гел ишетеп тора үрәзмәтлеләр. Ә аңа кадәр ничә еллар мәдәният йорты хәрабә...
    165
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:53
    Олимпиада җиңүчесе
    Укучылар арасында олимпиадалар үткәрү дәвам итә. Рус телле укучылар арасында рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика турында гимназиянең 8 класс укучысы Айгөл Фәхертдинова призер булды.
    183
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:48
    Үз газеталары бар
    Гимназиядә берничә ел инде "Тылсым +" һәм "Ключ" газеталары чыга. Шушы көннәрдә "Ключ" газетасының чираттагы саны дөнья күргән. Ул, кайчандыр гимназияне тәмамлап, югары уку йортларында белем алучы студентлар тормышын яктыртуга багышланган. Анда студентлар белән әңгәмәләр, булачак студентларга киңәшләр, алар тормышыннан кызыклы мизгелләр турында язмалар урын алган.
    198
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:47
    “Ел укытучысы” бәйгесе
    РФ Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесе уздырыла. Быел бәйгенең район туры өч зонада - Мөслим лицее, Мөслим, Күбәк урта мәктәпләре базасында оештырылды. Бәйге кысасында укытучылар мастер-класс күрсәтте, таныш булмаган класста ачык дәрес уздырды. Чарада 26 укытучы катнашты. Башка еллардан аермалы буларак, быел ир-ат укытучылар...
    182
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:44
    Хезмәт кенәгәсе – хезмәт стажын раслаучы төп документ
    Пенсиягә чыкканда иминият стажы иминиятләнгән затның шәхси счетындагы мәгълүматлар һәм (яисә) хезмәт кенәгәсе һәм башка документлар нигезендә исәпләнә. Гражданнар мөрәҗәгать иткәч, Пенсия фонды белгечләре беренче чиратта тапшырылган документларныңдөрес тутырылуын тикшерәләр һәм аларга хокукый бәя бирәләр. Стажны раслаучы документлар һәрвакытта да нормаларга туры килми, бу исә гражданнарның пенсиягә хокукларын тулы күләмдә...
    168
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:41
    Подписка өчен айпад!
    2016 нчы елның 12 февралендә 10.00 сәгатьтә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә "Подписка өчен айпад!" акциясенең бүләкләрен уйнату була. Җәмгыять тарафыннан заявкалар 2015 нче елның 1 ноябреннән 2016 нчы елның 20 гыйнварына кадәр кабул ителде. Акция таләпләре нигезендә барлыгы 213 заявка алынды. Соңга калган хатлар кабул ителмәде. Бүләкләр уйнатуда катнашучылар исемлеге һәм...
    167
    0
    0
  • 8 февраль 2016 - 10:40
    Бадминтончылар ярышты
    6-7 февраль көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Республикасы кубогына бадминтон ярышлары узды. Район данын яклап 10 кешедән торган команда чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә Айнур Җәлилов 3 урынга, парлы чыгышта Айнур Җәлилов һәм Ислам Фәрхетдинов шулай ук 3 урынга лаек булдылар. Бадминтончыларның тренеры - Инсаф Ханов, дип хәбәр итәләр спорт мәктәбеннән
    151
    0
    0
Реклама