Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән очрашу булды. Очрашуга мәгариф, сәламәтлек, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары килгән иде. Төп доклад белән мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Демидов чыгыш ясады. Ул 2015 елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2016 елга планнар...