2 февраль 2016 яңалыклары
-
2 февраль 2016 - 14:18Агрегатларга сорау зурРоссиякүләм билгеле "Агромастер" җитештерү компаниясе бу көннәрдә, Оренбургтан, Башкортстаннан, Казахстаннан делегацияләр кабул итә. Кунаклар "Агромастер"га яңа техниканы күреп бәяләү һәм агрегатларга заказ бирү максаты белән килә. Үзе җитештергән продукцияне компания күргәзмәләрдә дә тәкъдим итә. Агромастерлылар февральдә Казанда, Алтай һәм Новосибирскта узачак күргәзмәләргә берничә агрегат алып барачак.
-
2 февраль 2016 - 14:17Олимпиада җиңүчесеУкучылар арасында олимпиадалар үткәрү дәвам итә. Рус телле укучылар арасында рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика турында гимназиянең 8 класс укучысы Айгөл Фәхертдинова призер булды.
-
2 февраль 2016 - 14:12Район смотр-конкурсы башландыАвыл җирлекләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларының "Җырларымда сине данлыйм, туган җирем - Мөслимем!" исемле район смотр-конкурсы башланды. Дүшәмбе көнне район мәдәният йортында Үрәзмәт авылы үзешчәннәре сәхнә тотты. 4 февральдә - Баек, 5 сендә Тойгелде авылы үзешчәннәре чыгыш ясаячак.
-
2 февраль 2016 - 07:51Районның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 86 кеше исәптә тораАларның 21е - югары, 41е урта һөнәри белемле булса, 21е - 11 класс тәмамлаучылар. Эштән кыскартылып, оешмалары ликвидацияләнеп, бирегә килүчеләр саны - 45. Үз теләге белән эштән китүчеләр - 36 кеше. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә исәптә торучыларның иң яшенә - 20, иң өлкәненә - 59 яшь.
-
2 февраль 2016 - 07:49Яңа закон буенча суд приставлары әҗәтлене машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итә алаӘҗәтлеләр санын киметү максаты белән дәүләт җитәкчелеге әледән әле яңа алымнар, яңа законнарна гамәлгә кертә. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан суд приставлары хезмәте эшчәнлегенә шундый бер яңалык кертелде. Яңа закон буенча суд приставлары әҗәтлене машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм итә ала. Бу чикләү меңләгән Россия халкына кагылачак, ди белгечләр. Мөслим районында...
-
2 февраль 2016 - 07:44Үзара салым акчасы буенча утырыш узды"Мизгел" яшьләр үзәгендә үзара салым мәсьәләсен сөйләшү максатыннан Мөслим авылы активы белән утырыш узды. Аны район Башлыгы урынбасары Ленар Авзалов алып барды. Актив алдына 2015 елда үзара салым акчасын түләмәгән авылдашларыбызның исемлеген барлап, эшләрен судка әзерләү бурычы куелды. Җирлектә яшәүче гражданнарга квитанция килмәсә дә, 2016 елның салым акчасын "Ак Барс"...
-
2 февраль 2016 - 05:11Узган атнада Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 30 яңа очрагы теркәлгән21-27 гыйнварда Татарстанда ВИЧ-инфекциянең 30 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Шулай итеп, бу чорда Казанда шундый 7 очрак теркәлгән, Чаллы, Түбән Кама, Нурлат һәм Чистай районнарында - 3әр очрак, ТР Әлмәт һәм Бөгелмә районнарында - 2шәр очрак,...
-
2 февраль 2016 - 05:08Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 елга багышланган халыкара ачык конкурсына заявкалар кабул ителәКатнашучыларга 5 номинациядә бәя биреләчәк