Мөслим районы берничә аучылык хуҗалыгына бүленгән. Һәр хуҗалык аучыларны һәм, гомумән, барлык табигать яратучыларны бай хайваннар дөньясы һәм районның искиткеч матур табигате белән кызыктыра. Аучылык хуҗалыкларында кабан дуңгызлары, пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар, селәүсен, суер, көртлекләр бар.
Булган җәнлекләрне саклау, аларның баш саннарын арттыру максатында урман караучылар (егерь) эчке эшләр бүлеге...