Реклама
15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
"Соңгы герой" буласың килсә
Укучыларны йөзүгә тарту максатында "Нептун" йөзү бассейнында яңалык кертелде. Секциядә шөгыльләндә йөзеп узган километражлар санап барылып, иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 16 кеше май аенда үтәчәк "Соңгы герой" уенында катнашу хокукына ия булачак. Уенның приз фонды - 5000 сум
-
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең утырышы узды
Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге секретарьләре белән утырыш узды. Утырышта узган елдагы эшчәнлек анализланды, документларны тәртипкә китерүгә, партия взносларын түләүгә, шулай ук партия сафларына яңа членнар кабул итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырыш эшчәнлегендә политсовет члены, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов катнашты.
-
"Игътибар балалар!" профилактик акциясе барды
25 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр республика күләмендә, шул исәптән, безнең районда да "Игътибар, балалар!" профилактик операциясе барды. Аның кысаларында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 16 яшькәчә 32 үсмергә карточкалар төзелгән. Балаларын автокреслога утыртмаган 6 шоферга, 12 яшьтән өлкәнрәк баланы куркынычсызлык каешыннан башка машинада йөрткән 16 шоферга административ беркетмәләр төзелгән.
-
Лицейда зур күләмле ремонт бара
Лицейда бүген ремонт эшләре бара. Районның капиталь төзелеш оешмасы эшчеләре көче белән биредә беренче һәм икенче кат, ашханә, актлар залы идәненә, коридорларга плиткә түшәлә. Узган елның ноябрь аенда башланып киткән ремонт инде ахырга якынлаша. Идәнгә плиткә җәю төгәлләнгәч, кул югычлар беркетелгән дивар да плиткә белән эшләнәчәк. Ашханәнең ике цех бүлмәсенең...
-
Волейбол командасы яңа формага ия булды
Җирлегебездә игелекле эшмәкәрләр аз түгел. Шушы көннәрдә «Агромастер» җитештерү компаниясе җитәкчесе Исламов Илгиз Зәки улы районның волейбол түгәрәгенә йөрүче кызларга форма һәм спорт инвентаре алуда ярдәм күрсәтте. Яшьлек спорткомплексы администрациясе иганәчегә рәхмәт белдерә.
-
ДАИ бүлеге хәбәр итә
10 көнгә сузылган яңа ел ялларында җирлегебездә хәвефле очраклар теркәлмәвен хәбәр итә районның ДАИ бүлеге. Бу көннәр эчендә 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, машиналар техник зыян алган, имгәнүчеләр булмаган.
-
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды
11 гыйнвар көнне район Советы актлар залында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Аны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Утырышта оешма-предприятие җитәкчеләре, он-лайн режимда авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелышта, 9 гыйнварда Лениногорск районында булган фаҗигага тукталынды. Шундый аяныч хәл безнең районда да кабатланмасын өчен, бүгеннән үк җаваплы оешмалар эшчәнлекләрен...
-
Шәхси хуҗалык алып баручыларга дәүләт ярдәм итәчәк
Агымдагы елда республика шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтәчәк. Бу максатлар өчен 200 млн сум акча каралган. Дәүләт ярдәменең төрләре дә шактый. Бу хакта 13 гыйнварда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән киңәшмәдә министрлык вәкилләре, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, авыл җирлекләре башлыклары һәм...