22 декабрь 2015 яңалыклары
-
22 декабрь 2015 - 11:18Башкалабызда бадминтон буенча Россия беренчелеге үтә22 нче 26 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә бадминтон буенча Россия беренчелеге утә. Ханов Рузәл Татарстан җыелма командасы составына кереп, ярышта катнаша
-
22 декабрь 2015 - 11:13Сәнгать мәктәбе укучылары зачет-концерт күрсәттеләр21 декабрь көнне Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Дилбәр Салихҗанова укучылары ата-аналар алдында зачет-концерт күрсәттеләр. Татар, рус халык җырларын, мультфильм, кинодан төрле музыкаль әсәрләр башкардылар. Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Румия Деникаева балаларның чыгышларына югары бәя бирде.
-
22 декабрь 2015 - 10:51Боз шәһәрчеге үсеп киләБу көннәрдә, мәгариф, сәнгать һәм башка оешма хезмәткәрләре Кыш бабае һәм Кар кызы сыны ясау белән мәшгуль. Шулай ук боздан шәһәрчек булдырыла.
-
22 декабрь 2015 - 10:48Мөслим гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучыларының районара семинары уздыАнда күрше-тирә район-төбәкләрдән 50гә якын мөгаллим килгән иде. Гимназия укытучылары кунакларга ачык дәрес, мастер-класс күрсәттеләр. 3 б сыйныфы укучылары шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның 65 яшьлек юбилеена аудиодиск та әзерләнгән иде. Шагыйрьнең табышмаклары, шигырь-әкиятләре урын алган кулланма кунакларга тапшырылды.
-
22 декабрь 2015 - 08:31"Туган як музее” тагын бер кыйммәтле экспонат белән тулыланды"Борынгы тарих һәм табигать" залы өчен безнең якларда киң таралган кабан дуңгызының таксодермик сыны кайтартылды. Туган як тарихына, табигатенә битараф булмаган барлык райондашларны музейга чакырабыз.
-
22 декабрь 2015 - 07:17"Сaмовар Party" циклының чираттагы очрашуы үттеБөгелмә аграр көллияте студентлары "Мизгел" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "Сaмовар Party" циклының чираттагы чарасына бардылар. Əлеге кичәгә Ринас хәзрәт тә чакырылган иде. Очрашу барышында бик кызыклы уеннар, тренинглар оештырылган иде. Ринас хәзрәт укучылар белән наркотик, Спид, алкоголь һәм аларның кеше организмына зыяны хакында әңгәмә корды. Төрле сораулар биреп, кичәне оештыручылар һәр...
-
22 декабрь 2015 - 06:47Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә шахмат ярышлары узды19 декабрь көнне районда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәмсетдинов Хәләфетдин Мөхетдин улы истәлегенә шахмат турниры узды. Ярышларда төрле яшьтәге 50дән артык шахмат сөюче катнашты. Һәр елдагыча турнирн Хәләфетдин Шәмсетдиновның балалары һәм аларның гаиләләре ярдәме белән оештырылды. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортчыларны Хәләфетдин аганың тормыш иптәше Альбина апа, район...
-
22 декабрь 2015 - 06:4327 декабрь көнне– үзара салым җыю буенча җирле референдум узачакӘлеге чарада актив катнашыйк, үзара салымны хуплап, бердәм тавыш бирик! Хөрмәтле райондашлар, сезне 7.00-20.00 сәгатьләрдә сайлау участокларында көтеп калабыз! Референдум көне чын мәгънәсендә бәйрәм булачак. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында иртәнге 9.00 сәгатьтән ярминкә гөрләячәк. Авыл хуҗалыгы формированиеләре, шәхси эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары халыкка үз продуктларын тәкъдим итәчәк. Шунда...
-
22 декабрь 2015 - 05:29"Туган як" музеенда гаилә экскурсияләре20 декабрь көнне "Мөслим туган як музеен"да экскурсиядә Нәбиевлар гаиләсе булды. Алар экспозицияләр белән таныштылар. Музей хезмәткәрләренә рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
-
22 декабрь 2015 - 05:09Иске Карамалы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Әнисә Биктимирова үз проекты белән Казанда җиңү яулады18 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Сәламәт кешеләр - көчле ил!» Татарстан Республикасы мәдәният-ял итү учреждениеләрендә наркоманияне профилактикалау буенча социаль-мәдәни проектлар смотр-конкурсында җиңүчеләр катнашында «Мәдәни-ял итү учреждениеләре чаралары ярдәмендә наркоманияне кисәтү» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Конкурска республиканың төрле районнарыннан 20 проект тәкъдим ителгән иде. Жюри бәйгенең максатларына туры килгән...
-
22 декабрь 2015 - 05:07Район хастаханә неврологы аграр көллият студентлары белән әңгәмә үткәрдеДекабрь - наркоманиягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, Бөгелмә аграр көллияте студентлары Мөслим район хастаханәсенең неврологы Алмаз Зиннуров белән әңгәмәгә җыелдылар. Бүгенге көндә Бөгелмә аграр көллиятебездә яшьләр белән тәрбия эше оештыруның үзәгендә балаларны наркоманлык, токсикоманлык, эчүчелек кебек яман чирләрдән саклап калу юнәлешендә зур эшләр алып барыла.