21 декабрь 2015 яңалыклары
-
22 декабрь көнне Мөслимдә ут булмый
22 нче декабрь көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, сәгать 10 нан 15 сәгатькә кадәр район үзәгенең Первая, Вторая, Третья, Полевая урамнарында; Молодежная урамының 17 нче йортыннан алып 62 нче йортына кадәр; Лесная урамының 44 нче йортыннан алып 60 нчы йортына кадәр, Зифа Басыйрова, Сәйдәшев, Маннанов урамнарында ут булмаячак. ***...
-
Якташыбыз иҗаты
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендәге "Таймс" типографиясендә Сал. Мухан авылында яшәүче Вәсилә Хәйдәрованың "Елар чакта көл икән" китабы басылып чыкты. Бу - Вәсилә апаның дүртенче китабы. Басма Сал.Мухан авылы тарихы, мәктәбе, "Сафа" мәчете һәм авыл кешеләре, авыл тормышына багышлана. Китап бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов һәм авылның китап сөючеләре...
-
ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мөслимгә килде
ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында мөслим халкы белән очрашты. Очрашуга район җитәкчелеге, авыл җирлекләренең имам-хатыйплары да килгән иде. Килгән халыкка вәгазь сөйләде. Сөйләшү өйлә намазыннан соң төшке аш вакытында дәвам итте. Җәлил хәзрәт икенде намазыннан соң юлга кузгалды. Кадерле кунак һәркемдә җылы тәэсирләр...
-
Район хакимият бинасында чираттагы комиссия утырышы узды
18 декабрь көнне район хакимияте бинасында чираттагы коммуналь хуҗалык эшчәнлегенә карата комиссия утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район халкының коммуналь хезмәтләр өчен түләү һәм бурычлылар белән эш алып бару. Утырышта башкарма комитетының вәкилләре, суд.приставлары, "Мөслим инженерлык челтәрләре", яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятия вәкилләре чыгыш ясады.