15 декабрь 2015 яңалыклары
-
15 декабрь 2015 - 15:28Безнекеләр булдыраларТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ел саен әйләнә-тирә мохитне саклау, җәмгыятьнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына юнәлтү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген бәяләү, шулай ук республика Массакүләм мәгълүмат чаралары эшен активлаштыру максаты белән үткәрелүче бәйгегә быел...
-
15 декабрь 2015 - 09:39Шахмат турниры үткәрелә19 декабрь көнне якташыбыз Хәләфетдин Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры үткәрелә. Юбилей турниры Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында 9.00 сәгатьтә башлана.
-
15 декабрь 2015 - 09:33Илфират Зәйниев "Киләчәк" номинациясе гранты белән бүләкләндеЯкташларыбыз мәдәният өлкәсендә дә зур уңышларга ирешәләр. Шушы көннәрдә Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты автоклубы мөдире Илфират Зәйниев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Киләчәк" номинациясе гранты белән бүләкләнде.
-
15 декабрь 2015 - 08:35Казан шәһәрендә белем бирү оешмаларының республикакүләм форумы узды10 нчы декабрь көнне Казан шәһәрендә ТР гомуми белем бирү оешмаларының укыту эшләре буенча директор урынбасарлары республика Форумы булып узды. Форумның темасы "Белем сыйфаты белән идарә итү: гамәлгә ашыру, проблемалар, преспективалар" дип аталды. Күбәк урта белем бирү мәктәбеннән форумда директор урынбасары, укытучы Дилбәр Гарифуллина катнашты
-
15 декабрь 2015 - 07:59Сессия уздыБүген район Советының актлар залында өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының V сессиясе узды.
-
15 декабрь 2015 - 07:01Коррекция мәктәбе укучыларына җиде пар кроссовка бүләк иттеләрИзге эшләре белән әйләнә-тирәдәгеләрне куандыручылар шактый күп арабызда. Бу көннәрдә Ташлыяр коррекция мәктәбе укучыларын киң күңелле зат - хаҗия Розалия Габдрахманова сөендерде. Розалия ханым балаларга спорт ярышларында катнашу өчен җиде пар кроссовка бүләк итте, дип хәбәр итәләр коррекция мәктәбеннән һәм коллектив, укучылар исеменнән игелекле ханымга зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
15 декабрь 2015 - 06:54Үзәк чыршы "Мизгел" яшьләр үзәге янында булачакҮзәк чыршы быел "Мизгел" яшьләр үзәге янында урнаштырыла. Соңгы ике көндә монда эшчеләр чыршыны җыю белән мәшгуль. Иртәгә исә чыршыны бизәү эшләре башланачак. Шулай ук бүген үзәкне боз белән матурлау эшләре дә башланып китте. Гадәттәгечә бозны Ык елгасыннан алып кайталар. Һәр предприятия-оешма үз территорияләрендә бизәү эшләре алып барачак.
-
15 декабрь 2015 - 06:20"Тылсым" - иң яхшы мәктәп газетасы исеменә лаек булганМөслим гимназиясенең укучылары Республикакүләм үткәрелгән мәктәп газеталары конкурсында катнаштылар. Мәктәп эчендә чыгарыла торган "Тылсым" газетасы беренче урынны яулаган. Конкурста 102 конкурсант катнашып, жюри ике номинациядә җиңүчеләр билгеләгән. Гимназиянең "Тылсым" газетасы иң яхшы мәктәп газета исеменә лаек булган.
-
15 декабрь 2015 - 06:11Айсылу Латыйпова һәм Марат Морзаханов эшләгән “Электромобиль “Gelios – 1500” проекты “Перспектива” номинациясендә җиңүче10 декабрь Казанның "Корстон" комплексында "Татарстан Республикасы өчен иң яхшы 50 инновацион идея" XI конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде. Иң яхшы идея авторларын хөрмәтләү тантанасында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары -...
-
15 декабрь 2015 - 06:04Лицейда энергияне саклау буенча тәрбия сәгате уздыРайон электр челтәрләре җәмгыятенең әйдәүче инженеры, оператив-диспетчер төркеме җитәкчесе Рафаэль Галиев укучылар алдында чыгыш ясады, презентация дә күрсәтелде. Укучылар шулай ук энергия саклау кагыйдәләрен үз эченә алган кроссвордлар, табышмаклар да чиштеләр. Укучыларга утны саклау буенча буклетлар да таратылды.
-
15 декабрь 2015 - 05:51Мөҗәһит Әхмәтҗановка 65 яшьБүген шагыйрь, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге бүләкләр иясе, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов туган көнен билгеләп үтә. Танылган балалар язучысына бүген 65 яшь тулды. Исегезгә төшәребез, Мөҗәһит Әхмәтҗанов бүген ике дистәдән артык китап авторы.
-
15 декабрь 2015 - 05:45Киләсе елда җыелган үзара салым акчасы - халык үзе сайлаган эшкә тотылачакБу көнне Мәлләтамак авыл җирлеге дә узып баручы елга йомгак ясады. Җирлек башлыгы Айдар Шәйгәрданов үзарасалым акчаларының нинди максатларда файдаланылганын җиткерде һәм алдагы елга планлаштырылган эшләргә тукталды. Район җитәкчелеге, халыктан кергән сорауларны да исәпкә алып: "Киләсе елда үзара салым акчасы җыелса, халык үзе сайлаган эшләргә тотарга кирәк", - диде.
-
15 декабрь 2015 - 05:10Табын авыл җирлегенә кергән Тугаш авылы мәдәният йортында халык җыены уздыАнда район башлыгы Рамил Муллин, район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов, башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Хамматов һәм җирлек халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Рүзәл Хафизов 2015 елда башкарылган эшләргә отчет тотты. Шул ук вакытта Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры, ветераннар советы рәисе, участок уполномоченные һәм "Туган як" агрофирмасы...