Мөслим-информ

14 декабрь 2015 яңалыклары

  • 14 декабрь 2015 - 12:31
    Вакытында түләү – отышлырак!
    Коммуналь һәм башка төр хезмәтләр өчен әҗәтлеләр буенча көрәш комиссиясе һәр атна саен район башкарма комитеты каршында утырышлар уздыра. Узган атнаның пәнҗешәмбесендә узган очрашуда каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләмәүчеләрнең күп булуы аерым игътибарга алынды. Район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә булган 5285 хуҗалык белән...
    156
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 12:27
    Ут булмый
    Иртәгә, 15 декабрь көнне 09.00-15.30 сәгатьләрдә Әлмәт авылында, Мөслим авылының Колхозная урамының 20-73, Тукай урамының 24-54 йортлар аралыгында, Молодежная урамының 9 санлы кибеттән соң өлешендә, Фоат Садриев, Булат Вәлиев, Шашин, Комсомол, Строительная, Вәҗетдинов, Сәйдәшев, Хәйретдинов, Полевая, Маннанов урамнарында тулысынча11.00-15.00 сәгатьләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле ут бирү туктатылып торачак, дип хәбәр...
    136
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 08:37
    Кошчы-фермерлар семинары узды
    12 декабрь көнне Мөслимдә ТРның көньяк-көнчыгыш регионнарыннан килгән кошчы-фермерлар өчен семинар узды. Аның барышында кунаклар Ирек Хәмәдишинның "Агролидер" кооперативында эшләп килүче сугым цехы, Раиф Мортазинның инкубатор эшчәнлеге һәм Эльвир Шәгалиевның үрдәк үрчетү фермасы белән танышты. Семинар эшчәнлегендә ТР Крестьян хуҗалыклар һәм фермерлар ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров та катнашты.
    319
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:02
    Кораллы булу җаваплылык сорый (Әңгәмә)
    Корал саклаучы һәм йөртүче өчен нинди кагыйдәләр билгеләнгән, кораллы кешегә нинди бурычлар йөкләнә? Болар турында тулырак мәгълүмат алу өчен без ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә лицензия-рөхсәт бирү буенча өлкән инспектор Диктат Хатбуллинга мөрәҗәгать иттек. - Диктат Ленарович, соңгы вакытта үзләрендә утлы яисә башка төрле корал булдырырга теләүче гражданнар саны...
    189
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 07:00
    18 декабрь көнне брейн-ринг уены узачак
    Район мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче мәктәптән тыш эшләр үзәге 18 декабрь көнне брейн-ринг уеннары уздырачак. Һәр мәктәптән 4 кешелек команда "Мизгел" яшьләр үзәгендә көч сынашачак. Уеннар Мөслим районының - 85, Бөек Җиңүнең - 70, ТАССРның 95 еллык юбилей даталарына багышланган булачак. Тулырак мәгълүмат өчен телефон номеры : 2-60-12.
    170
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 06:45
    Алсу Нуруллина "Эко-лидер" республикакүләм конкурсында 2 урынны яулаган
    8 декабрь көнне "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткән "Эко-лидер" конкурсында Күбәк урта белем бирү мәктәбенең 8б сыйныф укучысы Алсу Нуруллина катнашты. Алсу Нуруллина "Иң яхшы фотосүрәтләр" номинациясендә катнашып икенче урынны яулаган. Алсуга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
    187
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 06:37
    11 сыйныф укучылары концерт программасы белән картлар йортына бардылар
    Бөтендөнья инвалидлар декадасы уңаенан, 11 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Мәүлиева Гөлшан, музыка укытучысы Инзил Талипов картлар йортына концерт программасы белән бардылар. Монда яшәүче өлкән кешеләребез ярдәменә мохтаҗ булсалар да, алар киләчәккә өмет белән карыйлар, яшәүдән ямь табып яшиләр. Укучылар әзерләгән концерт программасы өлкәннәр күңеленә хуш килде. 11 нче сыйныф укучыларына...
    163
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 06:24
    Метрәй ял паркында чистарту эшләре барды
    13 декабрь көнне Метрәй авыл җирлегендә сафка басып килүче ял паркында зур күләмле эшләр барды. Монда авыл җирлеге халкы иске агачларны кисеп, чистарту эшләре алып бардылар. Бу эштә шулай ук Мөслимдә яшәүче Метрәйлеләрдә бик теләп катнаштылар. Һәр килүчегә авыл башлыгы Рунар Сәхбетдинов зур рәхмәтен белдерә.
    187
    0
    0
  • 14 декабрь 2015 - 05:20
    2016 елда БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин
    Мөслим районы мәгариф идарәсе исегезгә төшерә: 2016 нче елда БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Чыгарыш сыйныф укучылары гаризаларын укыган мәктәпләренә тапшыралар. Үткән елгы чыгарылыш укучылары муниципаль мәгариф идарәсенә килеп гариза язалар. 2016 нчы елда БДИның срогыннан элек вакыты 21 марттан 23 апрельга кадәр, төп срогы...
    146
    0
    0
Реклама