Район үзәге мәктәпләрендә белем алучы чыгарылыш сыйныф укучылары югары белем бирү учреждениеләре вәкилләре белән очрашты. Бөгелмә аграр көллияте, Казан Дәүләт ветеринария медицинасы академиясе һәм Казан Дәүләт аграр университеты вәкилләре укырга керү тәртибе, уку йортларының өстенлекләре белән таныштырды.