Мөслим-информ

4 декабрь 2015 яңалыклары

  • 4 декабрь 2015 - 14:03
    Ут булмый
    7 декабрь көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Сал.Мухан авылының Фрунзе урамында, электр линияләрендә ремонт бару сәбәпле, ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
    293
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 12:21
    1 сыйныф укучылары әниләр өчен бәйрәм оештырдылар
    Лицей мәктәбенең 1а һәм 1б сыйныф укучылары "Әниләр көне" бәйрәме үткәрделәр. Чарага укучыларның әниләре чакырылган иде. укучылар тарафыннан концерт программасы әзерләнгән иде. Шулай ук, балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әниләренә тапшырдылар.
    275
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 12:09
    "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара
    Бүгенге көндә "Миләшкәй" балалар бакчасында ремонт бара. Күп еллар балалар бакчасының түбәсеннән су үткән. 2013 елда түбәгә ремонт ясалган булган, тик язгы чорда, түбәдән янәдән тамчы тама башлый. "Миләшкәй" балалар бакчасына реомнт үткәрү өчен район бюджетыннан 2 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Ремонт эшләрен Яр Чаллы шәһәренең "Бәрәкәт" оешмасы...
    300
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 11:15
    Кечкенә йолдызларыбыз Яр Чаллы шәһәренә җиңү белән кайтты
    3 нче декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең 1 нче санлы балалар һәм яшьләр иҗат сараенда Республикакүләм татар милли сәнгать фестивале "Бәхет йолдызы-2015" конкурсы булып узды. Анда "Миләшкәй"балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Миннегалиев белән Мәдинә Латыпова бию номинациясендә парлы татар бию башкарып 2 нче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булдылар. Мөслим лицейның 1А...
    273
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 11:09
    "Коры хәмер"не сатуны тыйган закон әзерләнә
    Мәскәү өлкә Думасы агымдагы елның ахырына кадәр Дәүләт Думасына Россиядә "коры хәмер"не сатуны тыйган закон проектын кертергә җыена. Төбәк парламенты рәисе Игорь Брынцалов искәртеп үткәнчә, бу җәһәттән тиешле тәкъдимне "Росалкогольрегулирование" җитәкчесе урынбасары Владислав Спирин ирештергән. Моңа кадәр "Роспотребнадзор" порошоклы хәмернең зыянлы булуы турында белдергән булган. Мәскәү өлкә Думасы әзерли торган...
    269
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 11:08
    "Гадел яшәргә кирәк" балалар конкурсы узды
    27 ноябрь көнне республикакүләм уздырылучы "Гадел яшәргә кирәк" балалар конкурсына йомгак ясалды. Коррупциягә каршы көрәшне пропагандалаучы әлеге рәсем-плакатлар конкурсында Мөслим районы егет-кызлары да катнашкан иде. 7 декабрь көнне узачак бүләкләү тантанасына Мөслим лицее һәм Күбәк мәктәбе укучылары чакыру алды.
    462
    0
    0
  • 4 декабрь 2015 - 11:03
    Юбилярга РФ президентының хаты тапшырылды
    3 декабрь көнне Югары Табын авылында яшәүче Хөснуллина Рәзифә Сахыйп кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күркәм традиция буенча юбилярны район Советы аппараты, ветераннар советы һәм җирле үзидарә вәкилләре тәбрикләде. Рәзифә апага РФ Президентының котлау хаты һәм район җитәкчелеге исеменнән күчтәнәч пакетлары тапшырылды.
    369
    0
    0
Реклама
Реклама