3 декабрь 2015 яңалыклары
-
3 декабрь 2015 - 13:43Үзәк урамнарны грейдер белән чистарталарМөслим авыл җирлеге башкарма комитеты райондашларыбызга грейдер эттереп киткән карны кире юлга чыгармасыннар иде, дип мөрәҗәгать итә. Тискәре очракта төзекләндерү кагыйдәләре буенча мондый кешеләргә карата административ беркетмә төзелеп, 2000-3000 сум күләмендә штраф салыначак. Оешма-предприятие һәм кибет аллары һәрчак кардан арындрылган булырга тиеш. Бу хакта шулай ук төзекләндерү кагыйдәләре пунктларында язылган....
-
3 декабрь 2015 - 13:41Кикбоксинг түгәрәге эшли башладыАгымдагы елның октябрь аенда аграр көллият базасында кикбоксинг буенчак түгәрәк эшли башлады. Салават Исрафилов җитәкчелегендә түгәрәктә бүген 50гә якын егет-кыз шөгыльләнә. Түгәрәккә язылырга теләүчеләр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00-19.00 сәгатьләрдә аграр көллияткә килә ала.
-
3 декабрь 2015 - 07:30Баек авыл җирлегендә киңәшмә үттеБаек авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары И. Әхмәтов, яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе, торак- коммуналь хуҗалык белгечләре катнашында халык белән очрашу үтте. Очрашуда үзара салым акчасының күләмен арттыру мәсьәләсе каралды, чүп җыю, су белән тәэмин итү буенча фикер алышу булды. Йортларга су счетчиклары кую турында...
-
3 декабрь 2015 - 07:20Кыштан курыкмыйбызҺәр ел фасылы үз матурлыгы, үз кыенлыклары белән килә. Карлы, буранлы кышны бик күпләр зарыгып көтсә дә, көн дә капка төбен тутырып киткән карны көрәү җиңел, дип әйтеп булмый. Юлчылар өчен дә кыш айлары чын мәгънәсендә урак өсте. Караңгы иртәдән алар кар эттерүгә керешә.
-
3 декабрь 2015 - 07:01Россиякүләм "Климат и ответственность" конкурсы узачакОбъявлен Всероссийский конкурс на лучшую организацию работ в области сокращения выбросов парниковых газов «Климат и ответственность». Указанное мероприятие проходит при поддержке Министерства экономического развития Российской Федерации и Общероссийской общественной организации «Деловая Россия». Конкурс проходит по шести номинациям и осуществляется на безвозмездной основе. К участию допускаются организации и объединения, а также...
-
3 декабрь 2015 - 06:42Озакламый шугалак ачылачак"Яшьлек" спорткомплексында шугалак туңдыра башладылар. Спорткомплекс тренерлары тарафыннан шугалакны иң беренчеләрдән булып балалар хоккей командасы тикшерептә карады. Озакламый райондашларыбыз шугалакта йөрергә киләчәкләр.
-
3 декабрь 2015 - 05:13Республика күләмендә барган “Мәдәни көндәлек” акциясе дәвам итә"Мөслим туган як музее"нда Михайловка авылыннан Гайнетдиновлар гаиләсе экскурсиядә булдылар. Атна дәвамында барлыгы 12 укучы, музей белән танышып, көндәлекләргә тамгалар алдылар.