Мөслим-информ

27 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 27 ноябрь 2015 - 13:35
    "Дуслар-клаб"та гитаристлар киче
    28 ноябрь көнне якташыбыз, яшь җырчы Арслана үз төркеме белән "Дуслар-клаб"та районыбызның яшьләре белән очрашу үткәрә. Шулай ук бу кичне гитарада уйнарга яратучыларны, һәм барлык яшьләрне "Дуслар-клаб"та кичке 18:00 сәгатьтә көтеп калалар.
    377
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 13:32
    11а сыйныф укучылары әниләрен хөрмәтләделәр
    Мөслим урта мәктәбенең 11а сыйныфы укучылары әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе уздырды.Бәйрәмгә укучыларның әниләре-әбиләре килгән иде.
    533
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 13:29
    Наталья Беседнева мастер-класс оештырды
    Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Яр Чаллы шәhәрендә, Мәскәү шәhәрендә урнашкан Сергей Андрияки исемендәге акварель академиясе укытучысы Наталья Беседнева үткәргән мастер-класста катнашты. Беседнева үзенең осталык серләре белән уртаклашты, күпкатламлы акварель техникасы белән эшләргә өйрәтте.
    279
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 13:24
    Аграр көллияттә эвакуация үткәрелде
    26 ноябрь көнне аграр көллияттә янгынга каршы эвакуация үткәрелде.Чарада район күзәтчелек бүлеге баш белгече Ренат Идиятуллин катнашты. Улкөллият студентларына янгын вакытында узеңне ничек тотарга һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.
    585
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 10:35
    Иске Карамалы авылы үзешчәннәре сәхнәдә
    Әниләр көне уңаеннан авыл җирлекләрендә күп чаралар үткәрелә. Авыл үзешчәннәре бу көнне халыкка истә калырлык итәргә тырыша. Шушы көннәрдә Әмәкәй һәм Яңа Карамалы авыл үзешчәннәре "Кызлар капканы", "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Бүген исә Иске Карамалы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәгә чыгычак.
    575
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 10:30
    Бәйрәм - тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлек
    Нарат-асты авылының мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә үтте. Очрашуга яшь һәм тәҗрибәле әниләр чакырылган иде. Алар бер берсе белән бала тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
    553
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 10:23
    Балалар хокукын яклау
    Агымдагы атнада опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре бәлигъ булмаган балаларның хокукый һәм милеккә булган хокукына мөнәсәбәтле утырышта катнаштылар. Шулай ук ике ата-анага карата ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар район мәхкәмәсенә тапшырылды.
    291
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 06:47
    Рамил Муллин белән берлектә үзәк хастаханәдә барган ремонт барышы тикшерелде
    Район үзәк хастәханәсендә Район хакимият башлыгы Рамил Муллин катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәдә подряд оешмасы ООО «Евростиль» һәм субподряд оешмалары катнашты. Хәзерге вакытта хастаханә һәм поликлиника биналарында элект челтәре, җылыту системасы куелды, идәннәргә плитка җәелде, фасад өлеше керамогранит белән тышланды.
    571
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 06:42
    Якташыбыз музейда кунакта
    "Туган як музее" мөслимлеләрдә генә түгел, чит шәһәрләрдән кайткан кунакларда да кызыксыну уята. 26 ноябрь көнне музейда Горбуновка авылында туып - үскән, бүген Мөслимдә яшәүче Долошкина Мария Алексей кызы һәм аның Владимир шәһәреннән кунакка кайткан кызы Абабий Светлана Валентин кызы экскурсиядә булдылар. Алар һәр экспонатны җентекләп өйрәнделәр, бигрәк тә "милләтләр...
    299
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 06:08
    "Нәни Мисс - 2015" конкурсына йомгак ясалды
    "Карлыгач" балалар бакчасында 25,26 ноябрь көннәрендә "Нәни Мисс - 2015" конкурсы уздырылды. Районкүләм ярышта 5-6 яшьлек кызлар катнашты. Беренче көнне 12 авылдан 13 мисс килеп көч сынаштылар. Чара дефиле белән башланып китте. Кызлар үзләрен "Визит карточкасы", "Талант", "Мульти-пульти", " Кул эшләре", "Оригиналь костюм" номинацияләрендә әзерлекле килгәннәрен дәлилләделәр. Мәгариф идарәсе методистларыннан...
    661
    0
    0
  • 27 ноябрь 2015 - 05:45
    Ниһаять кыш килде
    Синоптиклар фаразы буенча бүген җирлегебездә 0 градус. Атмосфера басымы төрекөмеш баганасының 761 мм тәшкил итә. Җил көньяк-көнчыгышташ 3 м/с. Көн дәвамында кар явачак.
    698
    0
    0
Реклама
Реклама