27 ноябрь 2015 яңалыклары
-
27 ноябрь 2015 - 13:35"Дуслар-клаб"та гитаристлар киче28 ноябрь көнне якташыбыз, яшь җырчы Арслана үз төркеме белән "Дуслар-клаб"та районыбызның яшьләре белән очрашу үткәрә. Шулай ук бу кичне гитарада уйнарга яратучыларны, һәм барлык яшьләрне "Дуслар-клаб"та кичке 18:00 сәгатьтә көтеп калалар.
-
27 ноябрь 2015 - 13:3211а сыйныф укучылары әниләрен хөрмәтләделәрМөслим урта мәктәбенең 11а сыйныфы укучылары әниләр көненә багышланган бәйрәм иртәсе уздырды.Бәйрәмгә укучыларның әниләре-әбиләре килгән иде.
-
27 ноябрь 2015 - 13:29Наталья Беседнева мастер-класс оештырдыСәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге укытучысы Яр Чаллы шәhәрендә, Мәскәү шәhәрендә урнашкан Сергей Андрияки исемендәге акварель академиясе укытучысы Наталья Беседнева үткәргән мастер-класста катнашты. Беседнева үзенең осталык серләре белән уртаклашты, күпкатламлы акварель техникасы белән эшләргә өйрәтте.
-
27 ноябрь 2015 - 13:24Аграр көллияттә эвакуация үткәрелде26 ноябрь көнне аграр көллияттә янгынга каршы эвакуация үткәрелде.Чарада район күзәтчелек бүлеге баш белгече Ренат Идиятуллин катнашты. Улкөллият студентларына янгын вакытында узеңне ничек тотарга һәм нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлатты.
-
27 ноябрь 2015 - 10:35Иске Карамалы авылы үзешчәннәре сәхнәдәӘниләр көне уңаеннан авыл җирлекләрендә күп чаралар үткәрелә. Авыл үзешчәннәре бу көнне халыкка истә калырлык итәргә тырыша. Шушы көннәрдә Әмәкәй һәм Яңа Карамалы авыл үзешчәннәре "Кызлар капканы", "Әниләр һәм бәбиләр" спектакльләрен тәкъдим иттеләр. Бүген исә Иске Карамалы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәгә чыгычак.
-
27 ноябрь 2015 - 10:30Бәйрәм - тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекНарат-асты авылының мәдәният йортында әниләр көненә багышланган кичә үтте. Очрашуга яшь һәм тәҗрибәле әниләр чакырылган иде. Алар бер берсе белән бала тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
-
27 ноябрь 2015 - 10:23Балалар хокукын яклауАгымдагы атнада опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре бәлигъ булмаган балаларның хокукый һәм милеккә булган хокукына мөнәсәбәтле утырышта катнаштылар. Шулай ук ике ата-анага карата ата-аналык хокукыннан мәхрүм итү өчен документлар район мәхкәмәсенә тапшырылды.
-
27 ноябрь 2015 - 06:47Рамил Муллин белән берлектә үзәк хастаханәдә барган ремонт барышы тикшерелдеРайон үзәк хастәханәсендә Район хакимият башлыгы Рамил Муллин катнашында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәдә подряд оешмасы ООО «Евростиль» һәм субподряд оешмалары катнашты. Хәзерге вакытта хастаханә һәм поликлиника биналарында элект челтәре, җылыту системасы куелды, идәннәргә плитка җәелде, фасад өлеше керамогранит белән тышланды.
-
27 ноябрь 2015 - 06:42Якташыбыз музейда кунакта"Туган як музее" мөслимлеләрдә генә түгел, чит шәһәрләрдән кайткан кунакларда да кызыксыну уята. 26 ноябрь көнне музейда Горбуновка авылында туып - үскән, бүген Мөслимдә яшәүче Долошкина Мария Алексей кызы һәм аның Владимир шәһәреннән кунакка кайткан кызы Абабий Светлана Валентин кызы экскурсиядә булдылар. Алар һәр экспонатны җентекләп өйрәнделәр, бигрәк тә "милләтләр...
-
27 ноябрь 2015 - 06:08"Нәни Мисс - 2015" конкурсына йомгак ясалды"Карлыгач" балалар бакчасында 25,26 ноябрь көннәрендә "Нәни Мисс - 2015" конкурсы уздырылды. Районкүләм ярышта 5-6 яшьлек кызлар катнашты. Беренче көнне 12 авылдан 13 мисс килеп көч сынаштылар. Чара дефиле белән башланып китте. Кызлар үзләрен "Визит карточкасы", "Талант", "Мульти-пульти", " Кул эшләре", "Оригиналь костюм" номинацияләрендә әзерлекле килгәннәрен дәлилләделәр. Мәгариф идарәсе методистларыннан...
-
27 ноябрь 2015 - 05:45Ниһаять кыш килдеСиноптиклар фаразы буенча бүген җирлегебездә 0 градус. Атмосфера басымы төрекөмеш баганасының 761 мм тәшкил итә. Җил көньяк-көнчыгышташ 3 м/с. Көн дәвамында кар явачак.