24 ноябрь 2015 яңалыклары
-
24 ноябрь 2015 - 14:05Регина киләчәктә бала хокукларын яклыйм диМөслимебездә Татарстан Республикасы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе барлыкка килде. Ул - Мөслим гимназиясе укучысы Регина Шәйгарданова. Регина 20 - 23 ноябрь көннәрендә Казанда "Пламя" лагерында яшь ярдәмчеләрне укыту буенча беренче сменада булып кайтты. Биредә катнашучылар өчен ТР юстициясе министры, ТР прокурор ярдәмчесе һәм хокук белән бәйле башка...
-
24 ноябрь 2015 - 12:22Укучылар БДИ бирү өчен гариза яза башладылар2016 нче елда БДИ бирү өчен гаризаны 1 февральгә кадәр генә тапшырырга мөмкин. Чыгарыш сыйныф укучылары гаризаларын укыган мәктәпләренә тапшыралар.Үткән елгы чыгарылыш укучылары муниципаль мәгариф идарәсенә килеп гариза язалар.
-
24 ноябрь 2015 - 12:06ТНВ каналында Илфират Зәйниев чыгышын карагызБүген Илфират Зәйнеев "Татар моңы - 2015" яшь башкаручылар телевизион конкурсында чыгыш ясый.
-
24 ноябрь 2015 - 08:11Кан бирүче – кеше гомерләрен саклап калучыЯр Чаллы кан үзәге белгечләре бүген районда Донор көне үткәрде. Кан бирү өчен район үзәк хастаханәсенә бик күп райондашыбыз килгән иде. Белгечләр иң элек аларның сәламәтлеген тикшерде. Сәламәтлекләрендә төрле тайпылышлар булучылардан кала 49 кеше кан бирде. Алар арасында мактаулы донорлар да, беренче тапкыр гына кан бирүчеләр дә бар иде. Донорлар...
-
24 ноябрь 2015 - 08:06Волейбол ярышларына әзерлек26 декабрь көнне Кыш Бабай кубогына волейбол буенча, хатын-кызлар арасында ярышлар узачак. Ярышлар Мөслим гимназиясе базасында 9:00 сәгатьтә башланачак.
-
24 ноябрь 2015 - 08:01Әлмәттән җиңү белән21-22 ноябрь көннәрендә Әлмәт шәһәрендә ТР бадминтон федерациясе кубогына Көньяк - Көнчыгыш лигасында ярышлар үтте. Анда 25 команда катнашты. Мөслимлеләр дә әлеге ярышларда актив катнашып зур җиңүләр яулап кайтты: Группа 2000 елгылар һәм кечерәкләр: 2 урында команда «Мөслим - I» Состав команды: - Айнур Җәлилов; -Рүзәл Ханов; - Инзилә Әхәтова;...
-
24 ноябрь 2015 - 06:14Мөслимдә WI-FI зона эшлиРайон үзәгендә Dixis магазины яныннан алып "Туган якны өйрәнү" музеена тикле ачык WiFi зонасы эшли башлады. Интернет челтәренә тоташу тизлеге 512 кб/сек. Шундый ук ачык WiFi зонасы "Пушкин" скверда да эшли.
-
24 ноябрь 2015 - 05:55Сәнгать мәктәбе укучылары лауреатМөслим сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәhәрендә үткән «Без бергә чакта» исемле халыкара фестиваль-конкурста катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Фортепиано бүлеге укучысы Язилә Кыямова (укытучысы Румия Деникаева) I дәрәҗә лауреат, Эльвина Хафизова (укытучысы Филүзә Шәрипова) I дәрәҗә дипломант, халык уен кораллары булеге укучысы Мансур Закиров III дәрәҗә лауреат, Айнур Госманов (укытучылары...
-
24 ноябрь 2015 - 05:54Тат. Шуран егете Чистайдан диплом белән кайтты2015 нче елның 20 нче ноябрендә Чистай шәһәрендә I Кояш Тимбикова исемендәге төбәкара фәнни-тикшеренү укулары узды. Әлеге укуларда "Хәзерге татар шигъриятендә зоопимнарның кулланылышы" дигән тема белән Тат.Шуран төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Илдар Шаев катнашты һәм җиңүче дипломы белән кайтты. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы...
-
24 ноябрь 2015 - 05:51Ринат Сафиуллин икенче21 ноябрь көнне Азнакай шәһәренең Чатыр - Тау Арена спорт комплексында Фирдәвес Гараев истәлегенә багышланган Көрәш буенча Республика турниры узды. Мөслим районы командасы әлеге ярышларда катнашып, Ринат Сафиуллин үз категориясендә 2нче урын алды. (Тренеры Сәетгалиев И.Н.)
-
24 ноябрь 2015 - 05:32Әниләр көне уңаеннан түгәрәк өстәл оештырыла"Мизгел" яшьләр үзәге "Бердәм Россия" партиясе белән берлектә Россиядә Әниләр көне уңаеннан яшь әниләрне түгәрәк өстәл артына җыя. Бүгенге көндә аларны борчыган сорауларга сәләмәтлек саклау, пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, мәгариф идарәсеннән компетентлы белгечләр җавап бирәчәк. Шулай ук балалар мәйданчыгы да эшләр дип хәбәр итә үзәк белгечләре. Чара 26 ноябрь...
-
24 ноябрь 2015 - 05:19Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә зур өлеш керткәнАвыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә лаеклы өлеш керткәне өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан "Туган як" агрофирмасы механизаторы Нәгыймов Данил Якуп улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
24 ноябрь 2015 - 05:15Бәйрәм уңаеннанМөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә булды.