Мөслим-информ

17 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 17 ноябрь 2015 - 09:39
    Ленинградтан беренче урын белән
    "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле Санк-Петербург шәһәрендә "Маллахитовая шкатулка" исемле бию конкурсында катнаштылар. Егет-кызлар беренче урынны яулап кайталар. Бию ансамбле дипломга һәм лауреат исеменә лаек булдылар. Җитәкчеләре Ольга Станиславовна Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    444
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 09:35
    "Күбәләк" балалар бакчасы сәхнә тота
    Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Данлап яшик, җырлап яшик, Мөслимем!" дип исемләнгән район смотр конкурсы кысаларында концертлар башлана. Бүген район мәдәният йортында район үзәгендәге "Карлыгач", "Миләшкәй" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары үзешчәннәре сәхнә тотачак. Иртәгә "Кояшкай" һәм "Күбәләк" балалар бакчалары коллективлары чыгыш ясаячак. Смотр концертлары 19.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
    404
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 08:13
    Ярдәм өчен рәхмәт
    12-14 ноябрь көннәрендә башкалабыз Казанда милли көрәш буенча республика чемпионаты үтте. Анда безнең район данын 10 спортчыдан торган команда яклады. Көрәшчеләрне әлеге бәйгегә алып баруны тәэмин иткән өчен "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте генераль директоры Илдар Авзаловка зур рәхмәтебезне белдерәбез, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.
    444
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 08:06
    Мини-футбол буенча ярышлар үтте
    Агымдагы елның 13 ноябрь көнендә мәгариф идарәсе 2003-2004 елгы балалар арасында мини-футбол буенча Мөслимдәге урта мәктәп һәм гимназия спортзалларында ярыш оештырды. Малайлар арасында команда зачетында беренче урынга Илфат Хафизов һәм Дамир Шәйхетдинов җитәкчелегендәге футболчыларның "Мирас" спорт клубы (гимназия) чыкты. Икенче урында - икенче урта мәктәп командасы (Эльмир Айгелдин), өченчедә -...
    563
    0
    0
  • 17 ноябрь 2015 - 08:02
    "Европротокол" нәрсә ул
    . Юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннән соң документлар тутыруга үзгәрешләр кертелде. Ул "европротокол" дип атала. "Әлеге яңалык буенча юлда бәрелешкән ике водитель ЮХИДИ хезмәткәрләреннән тыш та иминият документларын тутыра ала. Ләкин бу очракта бары ике генә машина бәрелешкән булырга һәм шоферларның берсе үз гаебен танырга тиеш. Машиналардагы кешеләрнең бернинди тән җәрәхәтләре алмавы...
    407
    0
    0
Реклама
Реклама