16 ноябрь 2015 яңалыклары
-
16 ноябрь 2015 - 08:52Сәнгать мәктәбенең "Якты Йолдыз" театр коллективы балалары гран-прига лаек булдыКазан шәhәрендә театр коллективларынын "Иделкәем" республика конкурсының йомгаклау турында Илгиз Зәйниевнын «Бәби» исемле әсәрен сәхнәләштереп, гран-при алган сәнгать мәктәбенең «Якты йолдыз» театр коллективы балалары, француз язучысы Шарль Перроның "Көлсылу" "Золушка" исемле әкиятен карадылар. Киләчәктә шушы әкиятне заманчалаштырып сәхнәләштерергә уйлыйлар.
-
16 ноябрь 2015 - 08:04Мөслим халык театры Казанда15 нче ноябрь көнне Казан шәһәре В.И.Ленин исемендәге мәдәни - ял итү копмлексында Мөслим халык театры Р.Сабырның "Абага алмасы ачы була"спектаклен сәхнәләштерде. Район артистларын Казан халкы бик җылы каршы алган, "Залда бер буш урында юк иде" ди район мәдәният бүлеге мөдире Ирек Салихҗанов.
-
16 ноябрь 2015 - 07:47"һәр өлкәнгә рухи юл"."Һәр өлкәнгә рухи юл" акциясе кысаларында Кр.Шуран авылы китапханәсе хемәт ветераны Гайнетдинова Фаягөл апада кунакта булды һәм якташыбыз Зариф Мөэминовның "Маҗара" китабы белән таныштырды. Китап белән таныштыргач, Фаягөл апа беренче бөтендөнья сугышы һәм гражданнар сугышында катнашучы әтисе Нуретдин бабай турында да истәлекләр сөйләде.
-
16 ноябрь 2015 - 07:44"Премия развития" бәйгесендә катнашырга ашыкРоссия Федерациясенең җәмгыяви - икътисади үсешенә зур өлеш керткән өчен «Премия развития » 2016 ел исемендәге бәйгегә катнашуга заявкалар кабул ителә башлады. «Лучший проект в области экологии и «зеленых» технологий» номинациясендә заявкалар Мөслим авылы, Пушкин урамы, 41 йорт яисә 85556-2-45-68 телефоны аша агымдагы елның 10 декабренә кадәр кабул ителә. Өстәмә...
-
16 ноябрь 2015 - 07:23Лицей мәктәбе укучылары ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә акциягә чыктылар2005 елдан башлап ноябрь аеның һәр өченче якшәмбесендә Бөтен Дөнья Юл транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Ел әйләнәсенә дөнья күләмендә якынча юлларыбызда 1 млн га якын кеше һәлак була, 50 млн кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала. Безнең районда агымдагы елның 10 ай эчендә 7...