Мөслим-информ

30 октябрь 2015 яңалыклары

  • 30 октябрь 2015 - 15:53
    Волейбол командасы ярышта
    Мөслим районының волейбол командасы бүген Кукморага 1999-2000 елгы кызлар арасында волейбол буенча ТР беренчелегенә уздырылучы ярышларга китте. Кызларыбызга уңышлар!
    292
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 15:42
    "День призывника" үтте
    "Мизгел" яшьләр үзәгендә биктә олы чара "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне". Шушы көн уңаеннан концерт номерлары әзерләнгән иде һәм армия сафларында хезмәт иткән кунаклар чакырылган иде. Алар яшь егетләргә яхшы хезмәт итеп кайтсыннар өчен үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    355
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 15:35
    МТВ 28.10.2015
    327
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 15:31
    Авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү программасына
    Авария хәлендәге тораклардан халыкны күчерү программасына килгәндә, 2015 нче елда 16 гаилә (барлыгы 524,05 кв.м.) авария хәлендәге тораклардан күчерелде. Аларнын 12 се бүгенге көндә тулысынча кучеп бетте, 4 гаилә социаль ипотека программасы буенча Вахитов, 21 а адресы буенча салыначак 18 фатирлы йортка чираткка басты.
    280
    0
    0
  • 30 октябрь 2015 - 15:19
    Түбән Кама шәһәрендә узган педагог-оештыручылар өчен семинар
    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең балалар хәрәкәте методисты Мөслим районы мәктәпләренең педагог-оештыручылары белән Түбән Кама шәһәрендә узган зона семинарында катнаштылар. Семинар азагында укытучыларга ачык чара күрсәтелде. "Будем знакомы!" Дип исемләнгән әлеге чарада Түбән Кама шәһәре мәктәпләренең активистлары катнашты. Семинарда катнашучылар алдагы эшләренә ярдәмгә файдалы мәгълүматлар тупладылар, шулай ук ​​аларга сертификат тапшырылды.
    303
    0
    0
Реклама
Реклама