Мөслим-информ

27 октябрь 2015 яңалыклары

  • 27 октябрь 2015 - 14:11
    "Мирас" командасы егетләре әзер
    Бүгенге көндә "Яшьлек" спорт комплексында минифутбол ярышына әзерлекләр бара. "Мирас" егетләр командасы Татарстан беренчелегендә үз көчләрен сыныйчаклар. Ярыш Бөгелмә шәһәрендә 31 нояберендә узачак. Команданың тренеры Хафизов Ильфат Ильясович.
    153
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 13:00
    Хакимият бинасында сессия үтте
    27 октябрь көнне район хакимият бинасында III чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының III сессиясе үтте. Сессияне район башлыгы Рамил Муллин алып барды. Көн тәртибендә 6 сорау каралды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхметов, район финанс-палата җитәкчесе Наилә Бубекова чыгышлары тыңланды. 6 сорауда депутатлар тарафыннан расланды.
    169
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 12:16
    Район мәдәният йортында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре слеты узды
    Район башлыгы Рамил Муллин, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы алдынгылар катнашты. Район үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концерты котлау-тәбрикләү беллән үрелеп барды. Бертөркем хезмәтчәннәр хөкүмәт бүләкләре, ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район хакимияте башлыгының Рәхмәт хаты һәм махсус премияләре белән бүләкләнде. Алдынгылар һөнәри бәйрәмнәре белән район...
    195
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:10
    Халидә Әхвәли кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
    25 нче октябрь көнне район делегациясе, Мөслим районы Мари Бүләр авылында гомер итүче Кадырова Халидә Әхвәли кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Халидә ханымга саулык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.
    170
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:09
    Өстәмә белем бирү мөгаллимнәре өчен республика методик семинары.
    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең техник иҗат бүлеге җитәкчесе Шагидуллин Ильдар Таһир улы 23 октябрь көнне спорт һәм техника юнәлешендәге республика методик семинарында катнашты. Семинарда катнашучылар узган бәйгеләргә һәм ярышларга нәтиҗә ясадылар, дәресләрнең материаль-техник базасын тулыландыру проблемасы хакында фикер алыштылар. Югары стажлы мөгаллимнәр "Автомоделирование" һәм «Авиамоделирование» берләшмәләренең эшчәнлеге тәҗрибәсе белән бүлештеләр,...
    150
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:03
    Грипптан сакланырга әле соң түгел
    Бакчаларда, мәктәпләрдә, балалар поликлиникаларында гриппка каршы прививкаларны сентябрь башында ук ясый башладылар. Бүген инде 184 меңнән артык малай-кыз ел саен баш калкыткан авырудан сакланган. Ә менә өлкәннәргә чират әле генә җитте. Республикабызга вакциналар тоткарлыклар белән килде. Кышкы салкыннар белән бергә грипп сезоны да башлана. Әмма инде көзгә керүгә борын мышкытып,...
    171
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 05:01
    WorldSkills чемпионатына безнекеләрне аерым әзерләячәкләр
    2019 елда Казанда узачак WorldSkills дөнья чемпионаты Татарстанда гына түгел, илебездә эшче профессияләргә булган карашны тулысынча үзгәртәчәк. Тик шунысы бар: бу юнәлештә булган инфраструктурага карап кына утырып булмый. Иң мөһиме - эшче профессиядәге югары квалификацияле белгечләрне әзерләү сыйфатын яхшырту. Хәзерге вакытта республикабызда бу юнәлештә күпмедер күләмдә эш эшләнә. 24 октябрьдә...
    144
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 04:53
    Синоптиклар Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылуы турында кисәтә
    Синоптиклар Татарстанда һава торышы сизелерлек бозылу турында кисәтә, ул 18.00гә кадәр гамәлдә булачак. Бүген көндез Татарстан буенча урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшемнәр, күз күреме 1-2 км га кадәр начарлану көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Катлаулы метеорологик шартларга бәйле рәвештә, автомобильчеләргә...
    164
    0
    0
  • 27 октябрь 2015 - 04:52
    Татарстан Президенты кыска вакытлы ялда
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялда, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. Ял 2015 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итә. Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, ял вакытында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков башкарачак.
    263
    0
    0
Реклама
Реклама