23 октябрь 2015 яңалыклары
-
23 октябрь 2015 - 12:08Рафил Шәрифуллин - "Яшь инспектор"Гимназияның филиалы - Метрәй башлангыч мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Рафил Шәрифуллин "Салават күпере" журналы үткәргән "Яшь инспектор" конкурсында беренче урын алды. Ул төп приз - планшетка лаек булды. Бәйрәм тантанасына Рафил ноябрь аенда Казанга барачак.
-
23 октябрь 2015 - 11:56"Илһамлы каләм" конкурсына йомгак ясалдыСентябрь-октябрь айларында Казан Федераль Университеты тарафыннан "Илһамлы каләм" конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурска укучылардан проза, публицистика, поэзия буенча иҗади эшләр кабул ителде. Гимназия укучылары Сарварова Нәзилә һәм Кашапова Илүзә үзләренең проза жанрында иҗат иткән әсәрләре белән катнашып, 2 турга уздылар һәм йомгаклау турына чакырылдылар. Казанда алар күренекле язучылар, шагыйрьләр...
-
23 октябрь 2015 - 11:42Агач утырту акциясенә Бөгелмә аграр көллияте кушылдыБүген әлеге акцияне аграр көллият студентлары һәм район яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе дәвам итә. Көллият укучылары Хафизов урамына 100 төп нарат үсентесе утыртты. Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе нарат һәм каен агачларын Колхоз урамының күпфатирлы йортлары каршына утыртты.
-
23 октябрь 2015 - 11:33Волейбол буенча ТР беренчелегенә ярышлар узачак29 октябрь - 1 ноябрь көннәрендә Кукмарада 1999 - 2000 елгы кызларның волейбол буенча ТР беренчелегенә ярышлар үзачак. Әлеге ярышта безнең районның кызлар волейбол командасы да катнашыр дип көтелә. Бу көннәрдә ярышта катнашырга әзерлек йөзеннән актив тренировкалар бара.
-
23 октябрь 2015 - 09:43Кәгазьдән күлмәкМәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәсе "Театр моды" үзенең беренче җимешләрен күрсәтә башлады. Кичә кызлар кәгазьдән күлмәк әзерләүне төгәлләделәр. Эшнең нәтиҗәсен күрү балаларның кәефен күтәрде.
-
23 октябрь 2015 - 09:38Китапханә хезмәткәрләренең семинары үттеМөслим үзәкләштерелгән китапханәсендә китапханәчеләрнең семинар-киңәшмә үтте. Семинарда оештыру эшләре каралды. Китапханәчеләргә Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан әдәбият елы кысаларында игълан ителгән "Листая любимую книгу" дип исемләнгән конкурста тәкъдим ителде.
-
23 октябрь 2015 - 09:33Үз һөнәренең остасы20 октябрь көнне Татарстан Республикасында игълан ителгән "Үз һөнәренең иң остасы" конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнде. Агросәнәгать комплексында хезмәт куйган 18 - 35 яшькә кадәр егет - кызлар үз осталыкларын ике этапта теория һәм практикада күрсәтә алачак. Безнең районнан конкурста катнашырга ИП "Глава КФХ Авзалов" механизатор булып эшләгән Фазлыев Рифат...
-
23 октябрь 2015 - 07:03Яңа юл билгесе - 5 мең сум күләмендә штрафЮХИДИнең Мөслимдәге бүлеге хәбәр итә. Соңгы вакытта район үзәге урамнарында берьяклы гына хәрәкәт турында хәбәр итүче юл билгеләренең артты. Күпчелек машина йөртүчеләр бу үзгәрешләргә игътибар итми. Бу атнада гына шушы төр юл билгесенә буйсынмаган ике машина йөртүчегә административ беркетмә төзелгән. Аларга 5 мең сум күләмендә штраф салынган. ЮХИДИ инспекторлары бу...
-
23 октябрь 2015 - 06:06Октябрь ае - чисталык айлыгыБилгеле булганча, октябрь ае Мөслимдә чисталык айлыгы, дип игълан ителде. Аның кысаларында оешма-предприятиеләр һәм шәхси секторда яшәүчеләр шимбә-якшәмбе көннәрендә өмәләр оештыра. Шул ук вакытта бу көннәрдә агач утырту акциясе дә бара. Бүгенге көндә 300дән артык төп агач инде утыртылган. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, "Нептун" йөзү бассейны, янгын сүндерү...
-
23 октябрь 2015 - 05:51100 яшьлек юбилейМөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе МәлләТамак авылында гомер итүче Кәрәмуллина Мөсалия Кәрәмулла кызын олы юбилее - 100 яшь белән котлады. Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хаты һәм район хакимиятенең күчтәнәчләре тапшырылды.
-
23 октябрь 2015 - 05:46Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә семинар уздыМәктәптән тыш эшләр үзәге актлар залында кичә Мөслим районы мәктәпләренең педагог-оештыручы өчен семинар оештырылды. Семинарда педагог-оештыручылар, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров, директорның урынбасары Лилия Шагидуллина һәм балалар хәрәкәте мөдире Лилия Афзалова катнашты. Педагог-оештыручылар узган уку елына нәтиҗә һәм анализ ясадылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр.