Мослим

12 октябрь 2015 яңалыклары

  • 12 октябрь 2015 - 14:58
    Ял көннәрендә районда 8 юл-транспорт һәлакәте булган
    Шоферлар һава торышы кискен үзгәрүгә үзер булмаган, дип белдерә районның ДАИ хезмәткәрләре. "Узган атнаның җомга-шимбә-якшәмбе көннәрендә генә дә җирлегебездә 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Машиналарның барысы да техник зыян алды. Аварияләрнең сәбәпчесе - дөрес сайланмаган тизлек, җәйге машина тәгәрмәчләре, - ди ТР Дәүләт автоинспекциясенең Мөслим бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов. - Караңгы...
    21
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 14:51
    "Торак - 2015" операциясе бара
    Районда "Торак -2015" профилактик операциясе старт алды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, Мөслим районындагы өч пост - Мөслимнең үзендә, Иске Карамалы һәм Баек авылларының янгын сүндерү постларында бу көннәрдә гадәти булмаган тыгыз режимда эшлиләр. Көннәр салкынайту белән янгын сүндерүчеләр үз җирлекләрендә...
    22
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 14:38
    Исереп урамда йоклап киткән 1979 елгы ир-атка беренче ярдәм күрсәтелгән
    Соңгы өч көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә барлыгы 72 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Шуларның 13е - йөрәк-кан тамырлары авыруы белән. Көннәр кискен салкынаю сәбәпле, кискен респиратур авырулары кимеде, ди табиблар. Алкогольле эчемлекләр эчеп, исереп урамда йоклап киткән, хастаханәгә тәне өшеп китерелгән1979 елгы ир-атка, бозлавыкта таеп егылып, аякларын авырттырган 3 райондашыбызга, кайнар...
    20
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 13:46
    Мөслимдә ярминкә узачак
    17 нче октябрь көнне Мөслимнең үзәк урамында ярминкә уздырылачак. Райондашларыбыз өчен яшелчә һәм җиләк-җимеш тәкъдим ителәчәк. Шулай ук оешма-предприятияләрдә үз продукциясен реализациячәкләр. Сатучыларга заявка да калдырырга булачак, күп күләмле продукцияне китереп бирү мөмкинлеге тудырылачак.
    24
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 13:07
    Мәчеттә укулар бара
    Ир балаларга үзәк мәчеттә укулар башланды. Дәрес вакыты сишәмбе һәм чәршәмбе көнне 16:00 сәгатьттә. Шулай ук хатын-кызлар һәм ир-егетләр өчен дә укулар бара.
    27
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 12:36
    Күпкатлы йортларда рейд көтелә
    Бу көннәрдә район янгын сүндерү часте хезмәткәрләре ЮХИДИ инспекторлары белән берлектә рейдлар оештыра. Рейд барышында күпфатирлы йорт ишегалларындагы машиналар тикшереләчәк. Белгечләр әйтүенчә, мөслимлеләр әле һаман да автотранспортын парковкага куя белми. Нәтиҗәдә, ишегалларына ашыгыч ярдәм күрсәтү, башка хезмәт машиналары керә алмый. Мондый категория машина йөртүчеләргә зур күләмдә штраф салыначак, дип кисәтә...
    23
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 12:29
    Ярминкәдә 3 тонна продукция сатылган
    Узган шимбәдә Казан шәһәренең агропарк үзәгендә республиканың барлык мәктәпләре һәм аграр коллиятләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Анда Мөслим районы мәгариф учреждениеләре дә үзләрендә үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш һәм башка товарлар белән сәүдә итте. Бу барлыгы көнне 3 тоннага якын продукция реализацияләнгән. Актив катнашканы өчен Мөслим районы ТР Авыл хуҗалыгы һәм...
    52
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 12:06
    Юристларга нинди сораулар бирелде
    9 октябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлегендә гражданнарны кабул итү оештырылды. Район социаль яклау бүлеге юристы Гөлчәчәк Бухарина, нотариус Мансур Мөҗипов һәм башка тармак белгечләре көн дәвамында халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында оештырылган бушлай юридик ярдәм көнендәге кабул итүгә мөслимлеләр күпчелек милек һәм түләнмәгән кредитларга...
    28
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 12:00
    "Жемчужина" санаториенә юлламалар бирелә башлады
    "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе хәбәр итә. 28 октябрьдән алып Яр Чаллы шәһәренең "Жемчужина" санаториена юлламалар бирелә башлады. 24 көнгә сузылачак ялдан күп балалы аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балалар файдалана ала. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: 2-34-14.
    21
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 10:37
    Маргарита Идиятуллина иң тәҗрибәле укытучы
    Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныф укытучысы Маргарита Идиятуллина "Мәгариф" журналы үткәргән "Авыл укытучысы - 2015" конкурсында катнашты. Бәйгенең ике этабында да уңышлы чыгыш ясаган райондашыбыз финал турында катнашу хокукына ия булды. Ул "Башлангыч сыйныфларда укырга өйрәтү" дигән темага мастер-класс күрсәтте һәм югары нәтиҗә өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Жюри әгъзалары, "Мәгариф"...
    41
    1
    0
  • 12 октябрь 2015 - 10:21
    Тукай урамы 56 нчы йорт парковкасы буш? Ни өчен?
    Күптән түгел генә Тукай 56 йорты артында машиналар өчен парковка булдырылды. Шуңа да карамастан әлеге машина хуҗалары үзләренең тимер атларын кайда телиләр шунда куялар. Подъезд алды иң иң урыннарның берсе, газон өстенә куюда гадәти хәлгә әйләнде. Салкын көннәр килеп җитте, иртән чыгып машина җылытучылар да артыр. Машинадан чыккан ис подъезд...
    19
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 08:34
    "Авыл утлары" газетасына язылырга ашыгыгыз
    2016 елның беренче яртыеллыгы өчен "АВЫЛ УТЛАРЫ"("СЕЛЬСКИЕ ОГНИ") газетасына язылу бара. Бәяләр аерым кешеләр өчен - 564 сум, оешмалар өчен - 579 сум. Альтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка - 300 сум.
    28
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 07:57
    "Ат сөючеләр клубы"на нигез салынды
    Агымдагы айда Мөслим районында "Ат сөючеләр клубы" төзелеше башланды. Район өчен яңалык түгел, әлеге сүз инде күптәннән йөри һәм менә "Ат сөючеләр клубы"на нигез салынды. Бинаны проектлаучылар сүзе буенча биредә зурлар да, кечкенәләр дә шөгыльләнә алачак. Мөслим районының иҗтимагый хәрәкәте төзелештә актив булыша. Объектта җир тигезләү эшләре зур темплар белән...
    14
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 07:53
    Хәйрия акциясенә кушыл
    Мөслим муниципаль район Советы каршындагы иҗтимагый совет үзенең чираттагы утырышында хәйрия фестивале үткәрү турында карар кабул итте. Хәйрия фестивале кысаларында район мәдәният йортында 30 нчы октябрь көнне зур концерт булачак. Концерттан кергән акча тулысынча Ләйлә Гардисламованы Германиядә дәвалау өчен тотылачак. Керү бәясе - 200 сум. Хөрмәтле райондашларыбыз, барыгызны да бу...
    21
    0
    0
  • 12 октябрь 2015 - 07:36
    Юллар төзекләнә
    Үзара салым акчасына районыбызда күп эш башкарыла. Авыл җирлекләрендә бу средстволарны башлыча урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтәләр. Күптән түгел Метрәй авыл җирлегендә дә масштаблы эш башланды: быел җыелган үзара салым акчасына Метрәй авылының урамнары төзекләндерелә. Салкын Чишмә, Яшьләр һәм Кооператив урамнарында юлларны күтәртү һәм графий җәю бара. Әлеге эшләрне "Мост"...
    20
    0
    0
Реклама